Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Менә җәй дә тәмамланды, ә бакчада эшләр дәвам итә әле

Яздан алып бу көнгә кадәр үз участогын яратып һәм кайгыртучанлык белән караган бакчачылар бүген көзге матурлыкка һәм базга салынган мул уңышка сөенәләр. Әлбәттә, эшләүләрен дә дәвам итәләр.

«Ит янына куйсаң да, ипигә яксаң да ярый…»

Яңа Чишмәдә яшәүче Татьяна Ларцева тәмле помидор соусы ясау рецепты белән уртаклаша.

Соус татлы әчкелтем һәм хуш исле була.

Бу рецепт 6 литр әзер соус өчен, ягъни 4 килограмм помидордан ясала. Әгәр дә сездә яшелчәләр азрак булса - күпме кирәген исәпләү җиңел: барлык ингредиентларның авырлыгы һәм саны 2 яки 4кә бүленә.

Помидор - 4 кг

Татлы борыч - 12 данә

Суган - 12 данә

Сарымсак - 12 теш

Базилик, петрушка, укроп бәйләмнәре

Тоз - 4 аш кашыгы

Шикәр - 6 аш кашыгы

Үсемлек мае - 400 мл

9%лы аш серкәсе - 4 аш кашыгы

Помидор, борыч һәм суганны блендерда ваклагыз яки иттарткыч аша чыгарыгыз. Кәстрүлгә салыгыз, тоз һәм шикәр белән бутагыз.  Аны кайнап чыкканчыга кадәр җиткерегез, якынча 30 минут сүрән утта кайнатыгыз. (Тоз һәм шикәр күләмен үз тәмегез белән көйләргә мөмкин).

Базилик яфракларын петрушка һәм укроп белән бергә вак итеп турагыз. Сарымсакны ваклагыз.

Яшелчәләргә шушы яшел үләннәрне, сарымсак һәм кара борычны өстәгез. Тагын 7-10 минутка утка куегыз.

Кәстрүлгә үсемлек маен серкә белән бергә салыгыз. Болгатыгыз һәм 1 минуттан соң аны уттан алыгыз.

Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга  салыгыз һәм капкач белән каплагыз. Одеял яки плед астында суынганчы тотыгыз, салкын урында саклагыз.

 

«Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк…»

Ремонтант сортлы кура җиләге урманда  түгел, ә уңган хуҗаларның бакчасында үсә.

Бу татлы җиләкне Андреевкада яшәүче Зөлфия Бикбова бик тә мактый.

-Хәзер әлеге сорт җиләкнең иң күп уңыш бирә торган чагы. Ә аның тәмлелеген белсәң...

Яңгырдан соң җиләкләр кабат өлгерә башлады. Ул шулкадәр күп, барысын да ашап та бетерә алмыйсың, әрәм итеп тә булмый. Шуңа күрә кышка әзерләүне дәвам итәбез: туңдырабыз, кайнатабыз яки шикәр комы кушып, контейнерларга салабыз һәм суыткычка куябыз. Файдалы һәм тәмле - бигрәк тә кышын.

Җиләк үсентеләрен авылдашларыбыз белән дә уртаклашабыз.

 

Чәчәкләр дә, балалар кебек үк, кайгырту таләп итә

Гөлсинә Хафизованың бакчасында 30 төр чәчәк һәм чәчәк куаклары бар. Бульденеж, эрантис, газания, орнитогалум кебек аларның кайбер исемнәрен без беренче тапкыр ишетәбез. Ә минем күршем үз бакчасында аларны үстерә һәм аларның матурлыгына сокланып яши. Бүген ул өлгергән чәчәк  орлыкларын җыя һәм күршеләре белән уртаклаша, аларны үстерү буенча кайбер киңәшләр бирә.

-Сезон ахырында чәчәк түтәлендә эшләү кирәк.

Яңгырлардан соң, җир бераз йомшаргач һәм аны казый башлагач, мин пионнарны һәм флоксыларны күчереп утырттым.  Бүген мин сезгә пионнарга зыян салмый гына ничек аерырга икәнен әйтәм.

Сентябрь уртасыннан октябрьгә кадәр пионнарны күчереп утыртуның иң оптималь вакыты.  Башта аларның башларын кисегез. Тамырларын казыгыз, аны туфрактан чыгарыгыз һәм су белән юыгыз. Утырту өчен тамырлардагы «бәрәңгеләрен» сайларга кирәк, тамырчыклары (корешки) күбрәк булган саен яхшырак. Пионны утырту өчен чокыр 40 см тирәнлектә булырга тиеш. Туфракка дым һәм һава үтсен өчен, җир һәм ком белән кушып, аңа компост салырга киңәш ителә.  1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты өстәргә, аннары чокырга күп итеп су салырга.  Алдан әзерләп куйган пион тамырчыкларын җиргә утыртабыз. Инде киләсе язда пионнар сезне үзенең матурлыгы һәм тәмле хуш исе белән сөендерәчәк.

Бакчадагы көзге эшләр язгысыннан бер дә ким түгел: яхшы уңыш җыю күп вакытны, ә киләсе елда чәчүгә җир әзерләү күп белем таләп итә.

Яшелчә культураларыннан зур уңыш алу өчен туфракны кем һәм ничек итеп әзерли - бу хакта без киләсе санда сөйләрбез.

Әмма сезгә, район халкына - профессионал агрономнарга һәм бакчачылыкны яратучыларга бер үтенечебез бар!

Безнең sheshminskaja-nov@tatmedia.com электрон адреска языгыз яисә 2-24-32 телефоны буенча шалтыратыгыз. Шулай ук ВК төркемендә һәм газета сайтында үз фикерләрегезне калдырыгыз.

Яңа Чишмәдә яшәүче ханымның бакчасында менә шундый гадәти булмаган томат үскән.

Әгәр дә сездә гаҗәеп матур яшелчәләр бар икән, почта адресына фотосын җибәрегез. Яисә 8-917-297-41-40 номеры буенча ватсапка языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев