Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Суши-салат

Японнарның дөге, яшелчә һәм балыктан әзерләнә торган роллы һәм сушины Россия халкы да бик ярата. Аны салат кебек тә ясап була.

Салат өчен кирәк:

Пешкән дөге;

Кыяр;

Авокадо;

Тозлы кызыл балык;

Эремчекле сыр;

Соя соусы;

Бизәү өчен көнжет орлыклары.

Салатны аерым кечкенә савытларга яки бер зур савытка ясарга мөмкин.

Беренче рәт итеп - пешкән дөге, икенче рәткә - кыяр, өченче рәт итеп - эремчекле сыр сыларга. Аннан кабат дөге, авокадо, эремчекле  сыр һәм кызыл балык тезәргә. Өстенә матурлык өчен көнжет орлыклары сибәргә. Әлеге салатны алдан әзерләргә дә була, өстен каплап суыткычка куярга.

Соя соусын ашар алдыннан гына салырга.

"Интернет челтәреннән"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев