Үткәннәр белән очрашу — буыннарны тоташтыручы музей!
Вакыйгалар

Үткәннәр белән очрашу — буыннарны тоташтыручы музей!

Соңгы вакытта халкыбызның үз тамырларына, рухи байлыгына һәм дини кыйммәтләренә игътибары сизелерлек артты. Бу — бик сөенечле күренеш, чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә томанлы.

Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее бүген кечкенәләр белән өлкәннәрне берләштерүче җылы учакка әверелде, күпләрнең яраткан урынына әйләнде. Музей — гади тарихи урын гына түгел, ул чын рухи тәрбия үзәге дә.
Бигрәк тә җәйге каникул көннәрендә монда әби-бабайлар оныкларын ияртеп, үзләренең нәсел тарихы белән танышырга ашыгалар, балалары һәм оныклары белән бергә музей экспонатларын карап, үткәннәребезнең кыйммәтләрен аңлыйлар. «Авыл өе» экспозициясе аеруча кызыклы — ул элеккеге тормыш-көнкүреш предметлары белән таныштыра. 

Мидхәт Газыймов исемендәге музей кунаклары төрле экспонатлар белән таныша. Музей белән аларны Лидия Лотфуллина таныштыра

Моннан тыш, музейда «Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре» залы. Оныклар биредәге үзләренең дәү әтиләренең, дәү әбиләренең фотоларын карыйлар, сугыш елларына кагылышлы хатлар һәм документлар белән танышалар — экспонатлар һәркайсы үз тарихын сөйли, яшь буынга авыр елларның нинди авыр булуын аңларга ярдәм итә. 

Шулай ук Мидхәт Газыймовның шәхси бүлмәсе. Аның китаплары, еллар буе җыйган архивлары — үзе бер хәзинә. Бу хәзинәне киләчәк буыннарга таныту, аның кыйммәтен аңлату — зур җаваплылык һәм мөһим бурыч. Һәр зал — үзе бер дөнья, һәр экспонат — үзе бер тарих.
 
Музей хезмәткәрләре сезне Мидхәт Газыймов исемендәге тарихи бинада һәрвакыт зур ихтирам белән каршы ала. Рәхим итегез!

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев