Чертушта авыл көне узды
Вакыйгалар

Чертушта авыл көне узды

Августның тыныч матур киче гармун тавышлары, җыр-биюләр белән ямьләнеп китте. Чертушлылар «Яшьлек» пятачогында рәхәтләнеп ял итте. Чертуш авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче авыл халкы өчен «Яшьлегемә кайтыр идем» исемле кичә әзерләп, матур ял бүләк иттеләр.

Пятачоклар Чертуш авылында электән булган. Яшьләр 1956 нчы еллардан югары очта, мәктәп яны тирәсендә җыелышып ял иткәннәр, ә 1978 нче елда Түбән очта яшьләр агачлар утыртып, эскәмияләр ясап куйганнар. Әлеге пятачок 1990 нчы елларга кадәр гөрләп торды. Нәкъ шул чорларны искә алып, пятачок тагын бер кат гөрләп узды.

Элеккеге милли уеннар — «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы», «Бишле» — уйнап, ретро җырларны җырлап, авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыз ял итте. Шулай ук алар өчен Шахмай авылыннан Мөхәммәдиевләр гаиләсе, Шахмай авылы мәдәният йортыннан «Татар кызлары» дуэты, Чертуш авылы мәдәният йортыннан «Хатирә» фольклор төркеме, Хәлиуллина Сания апа, Зарипов Рашат һәм Зарипов Рузилнең җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Самоварларда чәй кайнады, тәмле ризык тулы табын бәйрәм күрке булды. Авыл халкы өчен фотозона истәлекле фотолар белән бизәлгән иде. Бәйрәмгә гаиләләр белән килүчеләр дә күп иде. Балалар өчен уенчыклар табу, лотерея уеннары уйнау күңелле мизгел булып истә калды.

Ахырдан гармун тавышына кушылып, авылдашлар җырлар сузды, төнге авылның һәр йортына моң агылды... Моңнар кайтсын авылыма! Кабаттан гөрләсен пятачоклар!

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев