Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл осталары

Күңел бизәкләре

Чаллы Башы “Талир тәңкә” вокаль ансамблендә кемне генә карасаң да, һәрберсе – бер дөнья. Бүгенге язма герое – әле күптән түгел генә 75 яшен тутырган Дания Нургатина. Биюче дә ул, мөнәҗәтләр әйтүче дә, кулыннан гөлләр сибелүче чигү остасы да.

Бу осталык аңа әнисе белән ике апасыннан күчкән, үсмер чакта кич утыруларда тагын да остара барган. Һәм менә инде 60 елдан артык энә белән җепне кулдан төшерми Дания апа. Хәзер дә чигә, бигрәк тә Сабантуйларга бик рәхәтләнеп кулъяулыклар, сөлгеләр чигә – әбиләрдән, әниләрдән килгән һөнәрне ташламый. Алъяпкычлар, яулыклар да чигә ул; “эч пошканда күңел тынычлана, чигешләрне кулга алсам, рәхәтлек табам”, - ди үзе.

Пешерергә дә ярата Дания апа. Бик яратып бәлеш, өчпочмак, кәбестә бөккәне пешерә. Кунакчыл да ул – пешерергә яраткан кеше башкаларны сыйларга да ярата.

2006 елда “Талир тәңкә” ансамбле оешкач, мәдәният йортына йөри башлый. Тормыш иптәше Рәис абыйның бакыйлыкка күчүен авыр ияләшә, ә инде кеше арасына чыккач, тормышында туган бушлык тулыланыбрак китә.

Чаллы Башы “Талир тәңкә” вокаль ансамблендә кемне генә карасаң да, һәрберсе – бер дөнья. Бүгенге язма герое – әле күптән түгел генә 75 яшен тутырган Дания Нургатина. Биюче дә ул, мөнәҗәтләр әйтүче дә, кулыннан гөлләр сибелүче чигү остасы да.

Клубта бит җырлар, биюләр генә өйрәнмиләр, үз ишләре белән аралашып, дөнья хәлләрен дә сөйләшәләр. Төрле авылларга, шәһәрләргә концертлар белән йөриләр, кеше күреп, башкаларга шатлык өләшүдән тәм табып кайталар. Әледән-әле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Чаллы Башы “Талир тәңкә” вокаль ансамблендә кемне генә карасаң да, һәрберсе – бер дөнья. Бүгенге язма герое – әле күптән түгел генә 75 яшен тутырган Дания Нургатина. Биюче дә ул, мөнәҗәтләр әйтүче дә, кулыннан гөлләр сибелүче чигү остасы да.

Дания апа кечкенәдән биюче; иң беренче биюен беренче класста укыганда Фигаль апа Хисмәтуллина өйрәтә. Матур тасмалар белән украин биюен биегәнен әле дә хәтерли. Ансамбльдә дә бии. “Биючеләр нәселеннән ул”, - ди мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина, гадәттәгечә, үзенең һәр “артисты” белән горурланып. Ике як та бер-берләренә рәхмәтле биредә.

Чаллы Башы “Талир тәңкә” вокаль ансамблендә кемне генә карасаң да, һәрберсе – бер дөнья. Бүгенге язма герое – әле күптән түгел генә 75 яшен тутырган Дания Нургатина. Биюче дә ул, мөнәҗәтләр әйтүче дә, кулыннан гөлләр сибелүче чигү остасы да.

75 яшьлек юбилеен да бик күңелле итеп “Талир тәңкә”ләр белән бергә үткәргәннәр. Өч баян белән, җырлап, биеп үткән ул көн Дания апаның тормыш сәхифәсендә бик матур булып истә калган.

35 ел сыер савучы булып эшли Дания Нургатина. Өч бала, биш онык, җиде оныкчыгы бар. Бик бәхетле әби мин, - ди үзе турында. Ундүрт ел ялгыз яшәгәннән соң, кече улы гаиләсе белән авылга кайтып урнаша, “балаларым кайтты, шулкадәр шатланып, аларга рәхмәтле булып яшим”, - ди.

Эшне дә, матурлыкны да ярата ул. Авыл көнендә “Иң матур чәчәк үстерүче” номинациясендә җиңүче буларак та билгелиләр үзен. Көзге кыраулардан соң да кайбер чәчәкләре салкынга бирешәсе килмичә ишегалдын ямьләп утыралар.

Өлкәнәя барган саен кешенең аралашу даирәсе тарая, дуслары азая төшә. Дания апа бу яктан да бәхетле үзен саный: “Гомер буе иң якын дустым – Сәлахова Миннегаян булды. Клубка да ул чакыра, “әйдә, барыйк инде” дип кереп җитә. Серләребез дә килешә, дояркада да бергә эшләдек, күршеләр булып яшәдек, беркайчан телгә килешмәдек. Нишләсәк тә, икәү бергә булдык”, - ди Дания апа.

Миннегаян апа - “Талир тәңкә”дә иң өлкәне: ул да биюче дә, мөнәҗәтче дә, нәфис сүз остасы да. Авылның мәдәни тормышын җанландырып, үзләренең күңелләрен картайтмыйча яши шулай “Талир тәңкә”леләр. Әйткәнемчә, һәрберсе – бер дөнья: матурлык тудырып, тормышның ямен арттырып яшәргә омтылалар. Матур чигеш үрнәге кебек – сокланырлык итеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев