Акбүре авылында яшәүче Гомәр һәм Фәүзия Юнысовлар күптән түгел Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте
Шушы җирдән, шушы туфрактан
Икесе дә Акбүре авылында туган, шунда үскән һәм гомере буе шунда яшәгән, туган авылларында эшләгән гади хезмәт кешеләре алар. Эшнең тәмен дә, авылда яшәүнең рәхәтен дә, кыенлыгын да бик яхшы беләләр. Быел аларның рәсми рәвештә никахларын теркәүгә 55 ел тулды (ике ел язылышмыйча яшәүне дә өстәсәң – алар инде 57 ел бергә!).

Гомәр абыйның өч ел армиядә булуын, Ямашта авыл хуҗалыгы машиналары буенча белгечлек алуын, ике ел күтәрелгән җирләрдә (целинада) эшләвен исәпкә алмаганда, аларның бөтен хезмәте туган як кырларына, туган як кешеләренә багышланган.
Терекөмеш кебек тере, эшчән, чибәр Фәүзия унтугыз яшендә кияүгә чыга. Егет тә төшеп калганнардан түгел, кызлар күзе төшәрлек: озын буйлы, нык бәдәнле чибәр егет була Гомәр, инде яше дә 28нче белән бара, өйләнергә кирәк.
Туй көне сайлау көненә туры килә. Сайлауга барып, соңыннан туйга дип бизәгән атлар белән өйләренә кайталар. Бер көнне ике сайлау. Икенчесе – бер гаилә булып яшәүне сайлау – әлбәттә, иң әһәмиятлесе һәм җитдие була. Бу сайлауда икесе дә ялгышмый.
-Яхшы яшәдек без, - ди Гомәр абый, гомер юлларына кыска гына бәя биреп.
Сугыш күргән әткәйләр...
Гомәр абый – 1941 елның 26 июнендә туган, быел 85 яшен тутырган. Әтисе Вагыйз өченче улын яхшылап күрергә дә өлгерми – сугышка китә. Әсирлек азапларын күреп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайта, сугыштан соң гаиләдә тагын ике бала туа.

Фәүзия апа 1949 елгы, сигез баланың икенчесе булып, үзеннән кечкенәләрне үстерешеп, эш рәтен белеп үсә. Әтисе Шәйхетдинов Минзакир абый – шулай ук сугыш ветераны. Бөек Ватан сугышыннан бик каты имгәнеп кайта, 1нче группа инвалид. Ике аягын кисәргә ди табиблар, ул ризалашмый. Яшьли каты җәрәхәтләнеп (Сугышка киткәндә 18е дә тулып бетмәгән була), култык таяклары ярдәмендә авырлык белән генә йөрсә дә, яшәү теләге бик зур була аның. Сугыштан соң тагын алты бала табып, аларны тәрбияләп үстерәләр. Соңрак инвалидлык өчен машина бирәләр, каравылчы булып колхозда да эшли. Утырган килеш утын ярганын хәтерли күршеләре – нык гәүдәле, көчле кеше була ул. Бигрәк тә рухы белән көчле! Олыгая төшкәч, кулдан эш төшкәч, догалар укый, шулай савап арттыра.
Хезмәт юлы
Гомәр абый яз көне тракторы белән чәчүдә эшли, урып-җыю вакытында комбайнга күчеп утыра, кышын фермада слесарь, котельныйда кочегар булып эшли. Хезмәт стажы 40 елдан артык. Әле моңа балачактан тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып йөргәннәренең бөтенесе исәпкә дә кермәгән.
Целинада Зелиноград өлкәсендә эшләүләрен бик яхшы хәтерли ул. Авылда урып-җыюны бетергәч, 70 мең гектар җире булган бер совхозда эшли. “Аймут” шикелле өелеп торган ашлыкны күреп, “кая илтәсез аны?” – дип сорый гаҗәпләнеп. “Кытайга”, - диләр. “Хәзер Кытай үзе безгә бодай бирә”, - ди ул, күңеле белән авыл хуҗалыгындагы тискәре үзгәрешләргә борчылып.
Фәүзия апа 18 яшендә, 1967 елда фермага эшкә керә.
- Бер ел штатка кермичә эшләдем, аннары завферма, “штатка керергә кирәк”, дип гариза яздырды. Шуннан бирле 2005 елга кадәр эшләдем, кыска гына бала ялларына гына туктап алдым, - ди үзе. Беренче баласына йөкле көенчә ике атна гына өйдә утыра, мәсәлән.
Икесе дә мактау грамоталары, Фәүзия апа В. Ленинның тууына 100 ел уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә, мактаулы авыл хезмәтчәннәре турында газетага да язалар. Тырыш, намуслы авылдашларын авыл советы депутаты итеп тә сайлыйлар.

Гаилә – балалар белән көчле
Юнысовларның бүгенге көндә өч баласы, биш оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Олы кызлары Гөлзидә Яңа Чишмәдә “Петрол-сервис” оешмасында пешекче булып эшли, кече кызлары Түбән Камада.
Төп нигездә алар белән бергә уллары Миншәхит белән киленнәре Ләйлә яши. Ләйлә - күрше Волчья Бистәсе авылында укытучы, Миншәхит Яңа Чишмәдә “Шешмаойл” оешмасында эшли. 22 елдан артык бер гаилә булып, бер-берсен ихтирам итеп яшиләр алар. Хәзер уллары икенче курс студенты, кызлары укып бетергән, ике бала үстерә. Балалар, оныклар еш кунак әлеге йортта. Сыйлы, җылы оя һәрвакыт үзенә тартып тора.
Догалы йорт
Намазларны да укый, уразаларын да тота Юнысовлар. 2007 елда Фәүзия апа хаҗга барып кайта.
-Хәзер балалар да намазларын укый, - дип шатлана алар.
Гомәр абыйның әнисе Зәйнәп әби дә, Фәүзия апаның әнисе Хәдия әби дә бик дини, искечә язуларны белгән, намаз-ниязлы кешеләр була. Совет вакытында да укуларын туктатмыйлар. Мәчет мәктәп бинасына әйләндерелгән заманнарда аерым өйләргә җыелып гыйбадәт кылалар.
Хәдия әби 100 гә кадәр, Миншакир бабай 87 гә кадәр яши.
-Бик гамәл кылды, гел укып утырды, Аллаһы тәгалә шуның өчен озын гомер биргәндер инде, - ди Фәүзия апа әтисе турында. Әнисенең авыру ирен бик каравын, кайгыртуын да күреп үсә ул.
Тату гаилә серләре
-Гамәл кылуын яратам, - ди Фәүзия апа Гомәр абый турында. – Тормышны хезмәт белән алып бардык, тырыштык. Бер беребездән башка бер эш тә эшләмәдек – печәнен дә, утынын да бергә хәстәрләдек.
-Башта мотоцикл алдык. Шуның белән сыерларны кыш чыгарырлык печән әзерли идек. Терлекне күп асрадык, - ди алар.
Хәзер дә сыер, мал-туар тоталар. Бу эшне инде, әлбәттә, уллары белән киленнәре башкара хәзер.
-Бер-беребез белән килешеп яшәдек без, - ди Гомәр абый да. – Гаиләдә иң беренче сабырлык кирәк. Үзенә-үзе максат куеп, Аллаһтан сабырлык сораса, шул вакытта гына кеше уңа. Мин дә сабырлык сорыйм - сабырлык бөтен нәрсәне юллый.
Гомәр абый – карап торышка да бик тыныч һәм уйлап эш итә торган сабыр кеше. Фәүзия апа – әле дә бик хәрәкәтчән, тере апа, ул үзе дә “мин бик тиз эшлим, миңа тиз кирәк”, ди. Гомәр абыйның “сабырлык кирәк” диюендә тату гаиләнең иң зур середер: ике төрле темпераментлы кеше 57 ел буе бер-берсен аңлап, санлап яшәсен өчен бик кирәк сыйфат бу.
-Тигезлек белән яшәгәч, шуннан да зуррак бәхет юктыр инде ул, - дип өсти Фәүзия апа. – Бергәләп бала үстергәндә үзе бер төрле шатлык, хәзер оныклар белән, тыныч картлык белән икенче төрле.
Әлбәттә, тормыш арбасы сынауларсыз гына тәгәрәми. Гомәр абый 1994 елда, комбайнда эшләгәндә, авариягә очрый – шуннан бер ел буе тернәкләнә. Гаиләсе – тормыш иптәше, балалары зур терәк була бу вакытта. Умыртка сөягенә зыян килгәнлектән, аяклары гына хәзер авыррак йөри.
-Балалар хакына исән калгандыр инде, - ди Фәүзия апа, чөнки ул куркыныч авария аздан гына гомерен кисми иренең.
Авылда эш беркайчан да бетми. Эш ул – хәрәкәт, хәрәкәт исә саулык дигән сүз. Фәүзия апа кебек тынгысыз кешегә ул аеруча да кирәк.
-Аннан бер чүп алам, моннан бер чүп алам. Аннары су буена төшеп китеп, кул чалгысы белән елга буйларын чистартып йөрим, - ди үзе көлеп.
-Үзенә эш таба ул, - дип өсти Гомәр абый. - Кыш көне кар көри...
-Ләйләгә эш калдырасызмы соң? – дим шаяртып.
-Аңа да җитә эш, - ди Фәүзия апа. – Бакча тутырып та, урам тирәли дә чәчәкләр үстерә, аш бүлмәсендә дә хәзер күбрәк ул хуҗа.
Көн дә сыер савып, каймак аерту, эремчек-корт, катык ясау да килен өстендә. Акбүредә сөт җыючы юк икән, ә гаиләгә генә ул кадәр сөт-катык кирәкми. Шуңа хәзер булган ризыкны сарыф итмәү дә бер бурыч булып тора.
Озын гомерле нык гаиләләрнең барысының да төп уртак ягы – хезмәт сөючәнлек, бер-берсенә ярдәм, аңлашып, киңәшләшеп, кирәк вакытта сабыр итеп яшәүдер, мөгаен. Акбүре авылында гомер итүче Гомәр абый белән Фәүзия апа Юнысовларга да хас әлеге сыйфатлар. Шундый гаиләләр авылны тотып тора, аларның яшәешендә халкыбызның асыл сыйфатлары – намуслылык, тырышлык, сабырлык, туган җиргә мәхәббәт чагыла.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев