3 нче июньгә Яңа Чишмә районында яшәүче 2400 кеше коронавирустан прививка ясаткан
Район яңалыклары

3 нче июньгә Яңа Чишмә районында яшәүче 2400 кеше коронавирустан прививка ясаткан

Шул исәптән 1970 кеше прививканың икенче дозасын алган.

РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская мәгълүматы буенча, бүген районда вакцина запасы бар, тагын 2000 доза кайтарылган.

Районда прививка ясатучылар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр 698 кеше, мәгариф хезмәткәрләре - 233, мәдәният хезмәткәрләре - 189, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре - 65, социаль өлкә хезмәткәрләре - 159 кеше. Пандемия башыннан бирле коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 65 кеше тәшкил итә, май аенда чирне йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган, бу куанычлы хәл. Бу хакта Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина хәбәр итте. Республика буенча җәмәгать туклануы нокталары (кафе, рестораннар) эше өчен кайбер чикләүләр бетерелде. Бу уңайдан Гөлфирә Мостафина җәмәгать туклануы хезмәткәрләренә прививка ясатканнан соң, вакцинация турында сертификат алу кирәк, ә прививка ясатырга ярамаган кешеләрдә хастаханәдән белешмә булырга тиеш, дип аңлатты. Болар барысы да Роспотребнадзорга бирелә, аннары язма рәвештә эшләргә рөхсәт алына. Перчатка режимы буенча - җәмәгать туклануы урыннарында санитар таләпләр буенча азык әзерләү, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр бер тапкыр кулланыла торган перчаткаларда эшләргә тиеш.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев