Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Борынгы Тубылгытау шәһәрлеге территориясендә мәгълүмати стендлар урнаштырылган

«Мирасыбызны саклап калыйк» проекты ПАО «Лукойл» тарафыннан хуплана

«Тубылгы Тау авылы -  чын археологик хәзинә. Биредә болгар, соңрак Алтын Урда крепосте диварларының калдыклары табылган. Борынгы төзелеш мәйданы - 20 мең квадрат метр чамасы. Шулай ук борынгы шәһәр зираты калдыклары, кабер ташлары һәм XIV гасыр мавзолееның фундаменты сакланган», - дип сөйли проект авторы Тубылгытау АМЙ директоры Айгөл Вафина.

2020 елда проект «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында «Экология» номинациясендә грант алган иде. Грант 150 мең сум тәшкил итте. Проект кысаларында борынгы Тубылгытау шәһәрлеге территориясендә мәгълүмати стендлар урнаштырылган.

«Әлеге проект грант бирүчеләр тарафыннан киләчәктә дә хупланыр, дип ышанасы килә. Шуның ярдәмендә без «Кала Башы» тавын табигый һәм мәдәни объект буларак саклап калуга һәм шәһәр территориясендә туристик маршрут булдыруга ирешербез, дип өметләнәбез», - диде Айгөл Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев