Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Көрәшче Булат Мусин кабат дөнья чемпионы булган

Якташыбыз, көрәшче Булат Мусин быел да 100 килограммга чаклы авырлык категориясендә билбау көрәше буенча үзенең чемпион исемен раслаган.

2023 елда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының финал ярышлары безнең республикада узды. Ярышларда дөньяның 27 иленнән барлыгы 250дән артык спортчы катнашкан.

Көрәш «Саба-Арена» спорткомплексында һәм Байлар Сабасы поселогындагы «Сабантуй» спорт комплексында узган. Финал уеннары Саба районының Миңгәр авылында 24 июнь кичендә оештырылган.
Финалның хәлиткеч көрәшләре 11 авырлык категориясендә узган. Безнең якташыбыз Булат Мусин Үзбәкстан көрәшчесен җиңеп, 100 килограммга чаклы авырлык категориясендә җиңү яулаган. Һәм шуның белән ул 2022 елда Үзбәкстанда узган дөнья чемпионатында яулаган билбау көрәше буенча үзенең чемпион исемен раслаган.

Барлык җиңүчеләргә Кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.

Булатны дөнья чемпионы исеме белән котлыйбыз, аңа яңа җиңүләр һәм спорт өлкәсендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев