Россия флагы көне
22 август көнне Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана сертификатлары һәм Россия флагы көненә туры китереп Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру чарасы узды.
Чарада ак-кызыл-зәңгәр тасмалар һәр катнашучының – олысыннан алып кечесенә кадәр - күкрәгенә беркетелгән иде. Тасмалар тарату буенча акцияне «Бердәм Россия» активистлары оештырды. Алып баручылар безнең флагтагы өч төснең әһәмияте турында сөйләделәр. Ак төс тынычлык, чисталык һәм камиллекне, зәңгәр – ышаныч һәм даимилек дигәнне аңлата, кызыл төс исә Ватан өчен коелган энергияне, канны символлаштыра. Бәлки, аларның әһәмияте турында һәркем дә уйланмагандыр, ә бу хакта белү кызыклы.
Россия флагы-безнең дәүләтнең символы, ә аның иң мөһим бурычларының берсе булып үз гражданнарына карата социаль сәясәт үткәрү тора. Мәсәлән, дәүләтнең гаилә турында кайгыртуы. 2008 елдан ана (гаилә) капиталына сертификат ана һәм балачакка дәүләт ярдәменең бер формасы булды. Бүгенге көндә ул 453026 сум тәшкил итә. Ә 2018 елда РФ Президенты В. Путин беренче бала туганда гаиләләр аны алуга исәп тота ала торган яңа айлык пособие түләүне башлап җибәрде.
Гаилә социаль сәясәтен дәвам иткәндә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте узган елдан башлап авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче бала туганда 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне һәм өченче бала туганда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә куйган.
Тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру өчен менә шундый әниләр ирләре һәм балалары белән бергә ЗАГС бүлегенең кунакчыл һәм уңайлы залына чакырылды. Алар арасында күптән түгел гаиләләрендә икенче бала туган Яңа Чишмәдән Вера Галкина һәм Шахмайдан Ләйсән Лотфуллина; Яңа Чишмәдән беренче бала тапкан Татьяна Яковлева һәм Черемухово Бистәсеннән күптән түгел өченче баласы туган Екатерина Аргудяева бар. Аларга район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. - Сез гаилә корып кына калмыйсыз, балалар тудырасыз һәм тәрбиялисез, сез мөһим дәүләт бурычын үтисез, - дип билгеләп үтте ул. - Чөнки әле 10 ел элек кенә безнең илдә туучылар саны кимегән иде. Хәзер исә дәүләт тарафыннан булдырылган шартлар ярдәмендә бездә халык саны арту тенденциясе барлыкка килде, - диде. Надежда Ивановна яшь парларга сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләде.
РПФ бүлеге җитәкчесе Лилия Хираҗева да яшь әти-әниләрне котлады. Ул ана капиталын нәрсәгә сарыф итәргә мөмкин булуын искә төшерде, Пенсия фонды бүлегенә килеп туган сораулар буенча консультация алырга чакырды. Сертификатлардан тыш, әниләргә чәчәк бәйләмнәре, ә балаларга зур йомшак уенчыклар да тапшырылды.
Аннары игътибар үзәгендә күптән түгел 14 яше тулган яшь яңачишмәлеләр булды. Сигез малай һәм кызны зал үзәгенә Россия гражданины паспортларын тапшыру тантанасына чакырдылар. – Бүген сез бөтенләй башка категориягә күчәсез, - дип мөрәҗәгать итте аларга Надежда Попкова. - Һәм без сез Россия Федерациясе гражданины исемен горурлык белән йөртерсез дип өметләнәбез.
Ул аларга паспортлар тапшырды, ә аннан соң «Бердәм Россия» нең җирле бүлекчәсе һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» штабы вәкилләре аларга паспортка тышлыклар, блокнот һәм ручка бүләк итте.
Бу вакыйганың әһәмиятлелеге күтәренке рухта һәм бераз дулкынланган егет-кызларда чагылды. – Мин шунда ук үземне олы кеше итеп тойдым, - дип сөйләде безгә Маша Говядинская, - һәм бүгенге көннән үземә бөтенләй башка җаваплылык йөклим.
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова да паспорт ияләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Бәйрәмне район мәдәният йорты артистларының концерт номерлары да бизәде. Чара Россия Федерациясе гимны белән тәмамланды, аннан соң барлык катнашучылар да традиция буенча истәлеккә фотога төштеләр.
Калган фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев