Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре»нә языл һәм приз от!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәбәр иткәнебезчә, 2021 елның 2 нче яртыеллыгына газетабызга язылу йомгаклары буенча призлар уйнатачакбыз.

Призларны уйнатуда катнашыр өчен «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») газетасына 2021 елның 2 нче яртыеллыгына (6 айга) язылырга кирәк. Квитанция һәм чек күчермәләрен редакциягә (Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 нче йорт) адресы буенча 2021 елның 15 июленә кадәр җибәрергә яки алып килергә кирәк. Конвертка: «Подписка. Акция» дигән тамга куегыз.

Призлар 2021 елның 23 июлендә редакция бинасында уйнатылачак һәм газетаның «Инстаграм» социаль челтәрендә туры эфирда күрсәтеләчәк. Чарада район газетасына язылуны 2021 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр рәсмиләштергән абунәчеләрнең квитанцияләре катнашачак. Иганәчеләребез – эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов, Любовь Гулькова, Фәнил Саматов, Нияз Галәветдиновлар ярдәмендә сатып алынган 20 бүләк уйнатылачак: савыт-саба җыелмасы, стена сәгатьләре, вазалар, хуҗалык товарлары һ. б. Төп приз - иганәчебез Ринат Мухитовтан кухня комбайны. Акцияне «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасы редакциясе оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев