26 майда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүе булып узды, аның нәтиҗәсе буенча Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак.
Яңа Чишмә районында 5 хисап участогы ачылган иде (район үзәгендә, Екатерина Бистәсендә, Красный Октябрь, Әдәмсә һәм Шахмайда). Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә чаклы барды. Яңачишмәлеләр тавыш бирүләрдә актив катнашты һәм әбәдкә чаклы тавыш бирүчеләр саны 1000 нән узып киткән иде инде. Ә кичке 8 гә чаклы алдан тавыш бирүдә 2000 кеше катнашты.
Һәр тавыш бирүчегә 2 шәр бюллетень бирелде – бердәм сайлау округы буенча һәм 35 нче номерлы бер мандатлы Гаяз сайлау округы буенча. Әлеге округ буенча кандидатларның берсе булып безнең район башлыгы Вячеслав Козлов тора. 26 майга чаклы ул берничә фикер алышуларда (дебаты) һәм халык белән очрашуларда катнашкан, сорауларга җаваплар биргән. Үз эшендә төп юнәлешләр дип район башлыгы район территориясенә инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү һәм яңа производстволар булдыру, лаеклы хезмәт хакы белән яңа эш урыннары булдыру, ШЯХ га булышлык күрсәтү һәм саклау, халык сәламәтлеге, арендага торак төзелеше һәм район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне саный.
Гомумән Татарстан буенча хисап участокларына 400 меңгә якын кеше килгән. Республика халкы, нигездә, “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүне үткәрүне уңай бәяли. Республикабыз халкы фикерен исәпкә алып кандидатлар командасы булдырылачак, алар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кандидат итеп күрсәтеләчәк.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев