Акъяр мәдәният йортында Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Гимранов Рамил белән очрашу булып узды.
Инспектор мәктәп укучылары белән юлда үз-үзеңне тоту турында профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты — балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Чара барышында катнашучыларга шул хакта видеороликлар да күрсәтелде.
Балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр. Очрашу барышында укучылар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Мондый чаралар юл транспорт һәлакәте очракларын киметергә ярдәм итә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев