Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 43 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.
Исерек килеш кабат руль артында
Яңа Чишмә районында яшәүче гр. К., исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән буларак, агымдагы елның мартында янә ДТ-75 транспортына исерек хәлдә утырган. Җинаять эше кузгатылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 51 машина йөртүчене адм.җаваплылыкка тарткан, шул исәптән икесе исерек килеш транспорт белән идарә иткән. Алар - Яңа Чишмә районында яшәүче гр.К. һәм Д. Аларгага 30 шар мең сум штраф һәм, ким дигәндә 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев