Татарстан Республикасында СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләрен яклау чараларына күзәтү.

Игътибар үзәгендә — хәрби хезмәткәрләргә, аларның туганнарына һәм якыннарына. ТКХ компенсацияләреннән алып реабилитация һәм эшкә урнаштыруга кадәр комплекслы ярдәм.
Алдагы атнада үткән киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен гамәлдәге социаль ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителде. Дәүләт киң спектрлы юнәлешләр буенча йөкләмәләр ала — коммуналь хезмәтләр түләвеннән алып эш белән тәэмин итүгә кадәр. Төп тезисларны бастырабыз.
КОММУНАЛЬ ЛЬГОТАЛАР ҺӘМ ТОРАК
СВОда катнашучыларның гаиләләре торак түләвендә сизелерлек финанс ярдәменә өмет итә алалар.
50% компенсация: Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусына ия СВОда катнашучылар торак өчен түләүнең яртысын һәм күпфатирлы йорттагы уртак милекне капиталь ремонтлау өчен взносны 50% киметә алалар.
Инвалидлар һәм һәлак булганнарның гаиләләре өчен: Сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук һәлак булган (вафат булган) ветераннарның гаилә әгъзалары торак, коммуналь хезмәтләр түләвен һәм күпфатирлы йорттагы уртак милекне капиталь ремонтлау взносын 50% компенсацияләү хокукына ия.
Финанс ярдәме һәм балалар өчен түләүләр

Үз эшен башларга әзер булганнар яки балалары булган ярдәмгә мохтаҗлар өчен аерым программалар каралган.
Социаль контракт: Эш үзәгендә эшсез яки эш эзләүче буларак исәптә торган СВОда катнашучылар эшкуарлык эшчәнлеген оештыру өчен 350 000 сум ала алалар.
Бала өчен түләү: СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларының законлы вәкилләре һәр балага 20 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алалар. Район буенча түләүне инде 12 гариза бирүче рәсмиләштергән.
Яңа туганнарга бүләкләр: Яңа туган балалы гаиләләр уртача керемнәренә карамастан балалар әйберләре булган бүләк комплектлары белән тәэмин ителәләр. Комплект бәясе — 8 847 сум.
ГАЗЛАШТЫРУ ҺӘМ САНАТОРИЙ-КУРОРТ ДӘВАЛАВЫ
Газ өчен субсидия: СВОда катнашучылар яки аларның гаилә әгъзалары булган торак йорт хуҗалары йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрү һәм җиһаз сатып алу чыгымнарын кире кайтара алалар. Сумма — фактик чыгымнар, ләкин 100 000 сумнан артык түгел.
Юлламалар: СВОда катна-шучыларның гаиләләрендәге пенсионерлар һәм пенсия яшенә якын гражданнар (ир-атлар 60 яшь, хатын-кызлар 55 яшь) санаторий-курорт дәвалавына беренче чиратта хокук алалар.
СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ
СВОда катнашучылар гаиләләренең олы яшьтәге туганнары һәм инвалидлыгы булган кешеләр аерым кайгырту белән тәэмин ителәчәк.
Өйдә: СВОда катнашучы-ларның гаиләләрендәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм I һәм II төркем инвалидлар өчен өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Интернат йортлар: СВОда катнашучылар, шулай ук һәлак булганнарның гаилә әгъзалары картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортларга, шулай ук психикалары какшаган гражданнар өчен учреждениеләргә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә өстенлекле хокукка ия.
РЕАБИЛИТАЦИЯ ҺӘМ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫҢ ГАИЛӘЛӘРЕНӘ ТҮЛӘҮЛӘР
Реабилитация курслары: Инвалидлыгы булган СВОда катнашучылар республиканың махсус үзәкләрендә реабилитация курсы уза алалар. Алар арасында: «Идел» (Яшел Үзән), «Восхождение» (Казан), «Березка» (Баулы), «Ветеран» (Әлмәт) һәм «Изгелек» (Яр Чаллы) үзәкләре бар.
2 млн сум түләү: Һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына ТР Президентының 04.04.2022 елдагы № УП-233 Указы буенча һәрберсенә тигез өлештә 2 000 000 сум түләнә. Түләү хокукына хәрби хезмәткәр һәлак булган көнне аның белән теркәлгән никахта торган хатыны; әти-әниләре; һәлак булганнарның балалары балигъ булганчы кимендә биш ел опекун вазифаларын башкаручы затлар; хәрби хезмәткәрнең балалары ия. Хәзерге вакытта 19 эш (41 гариза) карауда.
ЭШ БИРҮЧЕЛӘРНЕ ЯКЛАУ ҺӘМ ЭШКӘ УРНАШТЫРУ

«Эш белән тәэмин итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында СВОда катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр өчен ярдәм чаралары гамәлдә.
Эшкә алуны стимуллаштыру: Хезмәт хакы чыгымнарын 6 МРОТка кадәр иминият взнослары белән кайтару (211 000 сумга кадәр).
Инвалидлар өчен урыннар җиһазлау: Инвалидлыгы булган СВОда катнашучылар өчен эш урыннары булдыруга субсидия — 200 000 сумга кадәр.
Кадрлар җәлеп итү: Башка җирлектән эшчеләрне эшкә урнаштыруга субсидия. 2026 елда аның күләме 12 МРОТ + иминият взнослары (422 700 сум) тәшкил итәчәк.
МӨҺИМ: СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен барлык социаль ярдәм чаралары турында «Забота о своих» порталында җентекләп белергә мөмкин.
Нет комментариев