Тырыш почтальоннар шундый була.

Һәрбер авылда бардыр ул, аралашканнан соң, үз артыннан яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге өстәп калдыручы якты йөзле, нурлы авылдашлар. Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы халкы үзенең почтальоны Шишкина Ләйсән Хәлиулла кызын шул сыйфатлары өчен үз итеп хөрмәтли.
Уйлап кына карагыз: ул почтада берүзе 4 кешелек хезмәт башкара! Безнең зур авылыбызда берьюлы 3 милләт халкы дус яши. Заманында бу авылга 2 почтальон хезмәт куйды. Әдәмсәдән 5 км ераклыкта булган Бакташ авылы да безнең авыл җирлеге составына керә, анда аерым почтальон эшли иде. Почта башлыгы булып аерым штат торды. Менә шул дүрт кешелек хезмәтне берүзе башкара бит ул!
«Ничекләр өлгерә!» - дип шаккатырга гына кала монда! Товар планын үтәп бару да – аның бурычы. Тик халык аны бу өлгерлеге өчен генә түгел, ә ачык йөзе, күңелләргә үтеп кереп сөйләшә белүе өчен ярата. Ул беркайчан да – «булмый, минем эш түгел» дия белми, әбиләрнең документ эшләре белән дә һич авырсынмыйча, районда эшләп кайтара. Әбиләр аны сөйләшеп бушану өчен дә, көннәрен санап, көтеп алалар.
Бакташ авылында кибет юк, йомышы төшкән өлкәннәргә азык-төлеген дә, һич авырсынмыйча, алып килеп өләшә ул. Әбиләрнең теләге бер: «Ләйсәнебез исән генә булсын да, штатта хезмәткәрләр өстәлеп, тиешле түләвен алып, озак еллар халыкны сөендереп эшләсен әле!» - диләр алар.
Барлык Әдәмсә һәм Бакташ авыллары халкы исеменнән хөрмәт белән Рузалия Кәримова.
Нет комментариев