Инде хәбәр иткәнебезчә, 18-20 сентябрьдә Акъяр һәм Акбүре авыл җирлекләре Советларына депутатларны өстәмә сайлаулар булып узды.
Барлык өч округта да сайлаулар альтернатив нигездә узды. Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясе авыл җирлекләре советларына сайланган депутатлар турында хәбәр итә
Акъяр авыл җирлеге

1 нче М.Җәлил бер мандатлы сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 34 сайлаучының (гомуми санның 94,4% ы) 25е (73,5%) үз тавышларын Акъяр авылында яшәүче, «Бердәм Россия» сәяси партиясе тәкъдим иткән мәктәп-балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 1990 елгы Садретдинова Гүзәл Сәйдәш кызына бирде.
Шулай итеп, Г. С. Садретдинова Акъяр авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланды.

6 нчы Нариман бер мандатлы сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 33 сайлаучының (гомуми саннан 88,9%) 31е (96,9%) үз тавышларын Акъяр авылында яшәүче 1998 елгы Галимов Алмаз Рөстәм улын яклап КПРФ сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән шәхси эшмәкәргә бирде.
Шулай итеп, А. Р. Галимов Акъяр авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланды.
Акбүре авылы җирлеге

6 нчы бер мандатлы Яшьләр сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 43 кешенең (гомуми саннан 86%) 33е (76,7%) үз тавышларын Акбүре авылында яшәүче, вакытлыча эшләмәүче, КПРФ сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән 1967 елгы Морадимов Надир Таһир улына бирде.
Шулай итеп, Н. Т. Морадимов Акбүре авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланды.
Нет комментариев