Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җиңүчеләрнең күпчелеге - “Закрома” ҖЧҖ дән

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә нәтиҗә ясады.


“Акрос-580” комбайнчылары арасында Владимир ГАРЕВ алдынгы булган. Ярдәмчесе Максим Гарев белән 5 көндә 213 тонна суктырганнар (урып-җыю эшләре башланганнан бирле – 1293 тонна).
“Нью-Холланд” комбайнчылары арасында бишкөнлек буенча беренчелек Владимир МИШУТИНда. Ярдәмчесе Виктор ПАРФЕНОВ белән 5 көндә 126 тонна бөртек суктырганнар, урып-җыю эшләре башланганнан бирле – 607 тонна.
“Мега” комбайнчылары арасында Александр Кочетов алдынгы. Ярдәмчесе Павел Семенов белән алар 5 көндә 181 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы – 1176 тонна) (комбайнчыларның барысы да “Закрома” ҖЧҖ дән).
СК-5 “Нива” комбайнчылары арасында “Вәлиев Ф.Р.” КФХ дан икенче бишкөнлек рәттән Михаил КОЗЫРЕВ алда бара. 5 көн эчендә ул 120 тонна бөртек суктырган (барлыгы – 650 тонна).
Шоферлар арасында “Закрома” ҖЧҖ дән Сергей Куприянов бишкөнлек алдынгысы дип танылган. 5 көндә ул МАЗ а/м-да комбайннардан ындыр табагына 306 тонна бөртек ташыган (барлыгы 1609 тонна). Җиңүчеләрнең барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган. Башка фоторәсемнәрне безнең  novoshishminsk.ru сайтында карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев