Ни өчен ноябрьдә D витамины кабул итү мөһим
Файдалы киңәшләр

Ни өчен ноябрьдә D витамины кабул итү мөһим

D витамины — кояш нуры тәэсирендә тиредә синтезлана торган бердәнбер витамин.

Көз-кыш айларында кояш активлыгы кими, шуңа күрә аны ризык яки өстәмә чыганаклар аша алу мөһим. Ул организмда кальций һәм фосфор кабул ителсен өчен, иммунитет ныгысын, кәеф күтәрелсен һәм йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеге өчен кирәк.

D витамины — кояш нуры тәэсирендә тиредә синтезлана торган бердәнбер витамин.

Профилактик дозалар (анализсыз кабул итү өчен)

Әгәр сездә җитди авырулар юк икән, табиблар түбәндәге профилактик дозаларны тәкъдим итә:

Яшьләр һәм урта яшьлеләр (18–50 яшь): Көн саен 600–800 МЕ. Бу күләмне кышкы чорда (октябрь-апрель) кабул итү яхшы.

Өлкәннәр (50 яшьтән өлкәнрәк): Көн саен 800–1000 МЕ.

Йөкле һәм бала тудыручы хатыннар: Көн саен 800–1200 МЕ.

Гомуми профилактик доза: Кайбер белгечләр көн саен 1000–2000 МЕ дозаны анализларсыз кабул итәргә мөмкин дип саный.

 

Д витаминын кайбер башка витаминнар һәм минераллар белән бергә эчү бик мөһим. Бу аның организмда яхшырак сеңүенә һәм файдасын арттыруга ярдәм итә.

  • К2 витамины –  Д витаминының иң яхшы «партнеры». «D3 + K2»дигән кушылма бүген медицинада алтын стандарт санала.

Д витамины ризыктан кальцийны сеңдерә, ә К2 витамины шул кальцийны кан тамырларына түгел, ә сөякләр һәм тешләргә юнәлтә. Бу кан тамырларында кальций туплану (склероз) куркынычын киметә.

Магний

Д витамины организмда «эшләсен» өчен, магний кирәк. Әгәр организмда магний җитмәсә, Д витаминының файдасы булмаска, хәтта зыян булырга мөмкин. Шуңа күрә Д витаминын кабул иткәндә, магнийга бай ризыклар (чикләвекләр, яшел яфраклы яшелчәләр, карабодай, банан) ашарга кирәк.

Майлар (Омега-3 һәм файдалы майлар)

Д витамины — майда эри торган витамин.

Аны ач карынга су белән генә эчсәң, ул сеңмәячәк. Шуңа күрә Д витаминын иртәнге аш яки төшке аш вакытында, составында май булган ризыклар белән (мәсәлән, йомырка, сыр, кызыл балык, зәйтүн мае, чикләвекләр) бергә эчү иң дөрес юл.

D витамины — кояш нуры тәэсирендә тиредә синтезлана торган бердәнбер витамин.

 

А витамины

Д һәм А витаминнары бергә бик яхшы эшлиләр (мәсәлән, балык маенда алар икесе дә бар). А витамины иммунитетны ныгыта һәм Д витаминының эшенә булышлык итә. Ләкин аларны бик зур дозаларда бергә эчү дөрес түгел, баланс сакларга кирәк.

 

В төркеме витаминнары (В6, В9, В12)

Алар Д витамины белән турыдан-туры бәйләнмәсә дә, нерв системасы һәм иммунитет сәламәтлеге өчен бергәләп эшлиләр. Күп кенә комплекслы витамин препаратларында алар бергә кертелгән.

Нәрсә белән бергә эчәргә ярамый?

Е витаминының зур дозалары: Д витаминын Е витаминының бик зур дозалары белән бергә эчү аның үзләштерелүенә комачауларга мөмкин. Әгәр дә сездә комплекслы витаминнар булса, андагы дозалар куркыныч түгел, ләкин аерым Е витаминын зур дозаларда Д белән бергә эчмәгез.

Иң яхшысы — табиб белән киңәшләшеп, D3 + K2 кушылмасын яки Д витаминын магнийга бай ризыклар белән бергә кабул итү. Әгәр дә сез комплекслы препарат сайлыйсыз икән, составында К2 һәм магний булуына игътибар итегез.

Сәламәт булыгыз!


Нет комментариев