Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләр техниканы язга хәзерли

Халыкта: "Арбаны - кышын, чананы - җәен хәзерлә" дигән гыйбарә яши. Район игенчеләре халыкның шушы зирәклеген истә тотып, 2016 елның язына авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлауга һәм хәзерләүгә керештеләр. -Районда авыл хуҗалыгы оешмаларында төрле маркалы 289 трактор, 89 бөртек һәм 20 азык урып-җыю комбайннары исәпләнә, - дип сөйли район...

Халыкта: "Арбаны - кышын, чананы - җәен хәзерлә" дигән гыйбарә яши. Район игенчеләре халыкның шушы зирәклеген истә тотып, 2016 елның язына авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлауга һәм хәзерләүгә керештеләр.

-Районда авыл хуҗалыгы оешмаларында төрле маркалы 289 трактор, 89 бөртек һәм 20 азык урып-җыю комбайннары исәпләнә, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Алексей Пузиков.
-Авыл хуҗалыгы машиналары да байтак: 135 чәчкеч, шул исәптән 13 чәчү комплексы, 127 культиватор, 4000 ләп тырма бар.
Районның барлык хуҗалыклары да 2016 елның язгы кыр эшләренә тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга керештеләр. 19 ноябрьгә 500 тырма, 35 культиватор, 25 чәчкеч, 45 трактор, 15 ашлык, 3 азык урып-җыю комбайннары ремонтланган инде. "Кулон", "Яңа Чишмә" агрофирмаларында, "Скоков Н.А.", "Козлова М.И.", "Архангельское", "Зубов В.С." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ-тә ремонт өчен шартлар әйбәт - җылы гаражлары, запас частьләре бар. Ә кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында, кызганычка каршы, ремонт өчен тиешле шартлар әлегә юк.
Без "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрьдәге механика мастерскоенда булдык һәм биредә ремонт эшләре өчен бөтен шартлар булуына инандык. Мастерскойда эш кайный - өч кеше тырмалар ремонтлау, икешәр кеше тагылмалар һәм культиваторлар ремонтлау белән мәшгуль. Мастерскойда җылы, якты, эретеп ябыштыру, кыру, тимерчелек цехлары да ремонт бригадалары карамагында, анда үз эшенең осталары хезмәт күрсәтә.
Тимерче алачыгында тырмалар ремонтлыйлар, биредә тимерче Владимир Иванов белән слесарь Исхак Нәҗипов тырыш хезмәт куя.
Минем ремонтның сыйфаты турындагы соравыма алар: "Сыйфат - иң мөһиме, чөнки язын бу агрегатлар белән үзебезгә эшлисе бит", - дип җавап бирделәр. Дөрестән дә, ел саен язын Владимир да, Исхак та куәтле "Нью-Холланд" һәм "Боллер" тракторларына утырып, тырмалау, чәчү, культивация эшләрен башкаралар. Ә урып-җыю чорында Исхак Нәҗипов "Акрос" комбайнын иярли. Икесе дә агрофирмада инде 11 ел эшли, хезмәт шартларыннан һәм хезмәт хакыннан зарланмыйлар.
-Ремонт сезонында аена 15-18 мең сум, ә урып-җыю чорында 70 мең сумнан да ким чыкмый, - дип сөйли Исхак Нәҗипов.
Кыскасы, агрофирмада эшлекле һәм уңай мохит, игенчеләрнең эшләү дәртләре бар, димәк, бар техниканың сыйфатлы ремонтланып, язгы чәчүгә әзер буласына өмет зур.
Азат МУСИН Владимир Иванов белән Исхак Нәҗипов агрофирма тимерчелегендә тырмалар ремонтлыйлар. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев