Кышлату өчен сусыл азык әзерләнә
Авыл хуҗалыгы

Кышлату өчен сусыл азык әзерләнә

“Агро-Основа“ ҖЧҖ нең Сосновка бүлекчәсендә 800 башка якын мөгезле эре терлек асрала һәм аларны кышлату өчен шактый зур күләмдә азык таләп ителә.


- Безнең бүлекчәдә, нигездә, яшь таналар һәм 200 башка якын савым  сыеры, - ди бүлекчә җитәкчесе Николай Кокин. Бу көннәрдә  нормаль кышлату тәэмин итү өчен азык әзерләү  эше бара.
Бүлекчәдә 450 тонна печән әзерләнгән инде һәм шушы көннәрдә икенче чокырны сенаж белән тутыру эшен төгәлләгәннәр. Сенаж 6 мең тоннадан артык булачак, ә тагы бер траншея силос салу өчен әзерләнгән – моның өчен 200 гектардан артык кукуруз мәйданы бар.
Сенаж  салган көннәрдә монда бик “эссе“ булган – азык урып-җыю комбайннары яныннан яшел массаны 8 КамАЗ ташып торган. “Полесье“ларда Гаяр Сәйфетдинов һәм Сергей Романов, “Ягуар“ларда – Евгений Холин һәм Шәүкәт Динушев, тыгызлауда К-701 тракторчылары Илшат Җамалиев һәм Александр Феоктистовлар намуслы хезмәт куя. Көн саен 500-600 шәр тонна яшел масса салына һәм азыкның исәбен алу өчен барлык рейслар да үлчәү аша уза.
Яхшы  итеп тыгызлаганнан соң әзер чокырлар пленка һәм салам белән каплана, терлекләр өчен кышка сыйфатлы сусыл азык булачак.
Азат Мусин 
 


Нет комментариев