Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Бәетләрдә җан авазы

Вәсил бәете

2024 нче елның 18 маенда Акбүре авылының Буыннар мирасы музеен җитәкләгән Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улы мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. 12 сентябрьдә аңа 50 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан музейда Вәсил Вәлиҗан улын искә алу кичәсе дә үткәрелде.

Мин бу бәетне вакытсыз арабыздан китеп, бакыйлыкка күчкән хезмәттәшем Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улына багышлап яздым. Тыныч йокла, Вәсил! Урыннарың оҗмахта булсын! 

                                            Закирова Гөлфирә Харис кызы.

 

Бисмиллаларымны әйтеп, шушы бәетне башлыйм

Һәрбер сүзен бу язманың, Вәсил, сиңа багышлыйм.

 

Су буенда гөрләп үсә түгәрәк күл камышы,

Бәет диеп тыңламагыз, бу йөрәгем сагышы.

 

Иртән торып ашыйм, эчәм, авызымның тәме юк,

Вәсил бәгърем, алып киттең, тормышымның яме юк.

 

Чәчкән чәчәкләрем никтер, таң җилендә сибелде,

Чәршәмбе көн эчем пошты, күңелем нидер сизенде.

 

Намаз укырга җыенып йөредең ипләп кенә

Баш авырта дип әйтә алдың, утырдың ипләп кенә.

 

Зөлфия тиз кайтып җитте, машиналарын алып

Больницага алып киттеләр, носилкаларга салып.

 

Бакчаларда җиләк җыйдым, чиләкләрем тулмады,

Табиблар бик тырышса да, алып калып булмады.

 

Вәсилең бит үлде дигәч, күзләрдә яшь коелды.

Озатырга авыл халкы, бөтен төбәк җыелды.

 

Колагымдагы алкамның берсе төште, югалды.

Юк-юк алкам югалмады, җан дускаем югалды.

 

Көчле җилләр искән чакта алмагачны каерды,

Ходаема тел тидермим, язмыш безне аерды.

 

Матур иде йөзләрең, җем-җем иде күзләрең,

Әйтелмичә дә калгандыр, Вәсил бәгърем, сүзләрең.

 

Вәсилкәем, йөзегеңнең исемен беләсеңме?

Көн дә сиңа хатлар язам, син шуны сизәсеңме?

 

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миләүшәм,

Нинди эшкә тотынсам да, синең белән киңәшәм.

 

И дускаем, без яраттык “Ак күл” буен буйларга,

Башларымда бик күп уйлар, белмим кайсын уйларга.

 

Мәктәпләргә барган чакта, үтәм ничә чатларны,

Вәсил бәгърем бигрәк сагынам, бергә булган чакларны.

 

Бакчадагы куакларга сандугач оя кора.

Сөйләшүең, йөрешләрең күз алларымда тора.

 

Кешеләр белән сөйләшкәндә эчтән елыйм,тыштан көләм,

Йөрәгемнең әрнүләрен тик үзем генә беләм.

 

Иртән торгач беренче итеп, карыйм каберең ягына.

Ятсам-торсам, керсәм-чыксам, күңелем сине сагына.

 

Төшләремә дә кермисең, юк шул хәбәрләрең дә.

Тыныч йокла, Вәсил бәгърем, яткан каберләреңдә.

 

Больницага алып киттеләр, үләсемне белмәдем,

И, Раббым, ярдәм бир дип, теләдем дә - теләдем.

 

Әни бәгърем, элеп куйдым, ак ефәк шәлләреңне,

Бер кемгә сөйли алмадым кичергән хәлләремне.

 

Соңгы вакыт әллә нигә беләкләрем бик талды,

Аерылышу кинәт булды, әйтер сүзләрем калды.

 

Җыелышып кич утырдык, матур май кичләрендә.

Үле йокыларында да булдыгыз исләремдә.

 

Әнекәем, иртән торгач камзулың киясеңдер,

Нигә генә ташлап киттең, син балам, диясеңдер.

 

Кояш чыккач тиз яктыртты урмандагы аланны,

Әни, бәгърем, кичерә күр, мине - газиз балаңны.

 

Гөлиякәй, бер туйганчы карар идем күзеңә,

Сөйләр идем, сөйләр идем карап нурлы йөзеңә.

 

Шәҗәрәм төзелми калды, бу минем аянычым,

Җан дускаем авыр чакта син булдың таянычым.

 

Тәвәккәлләп алып киттең, Мәскәүләргә бәйләнеп

Зур табиблар дәвалады, шөкер, кайттык әйләнеп.

 

Балаларым, күз нурларым! Булдыгыз юанычым.

Улым, киленем, иркә кызым, идегез куанычым.

 

Бакчадагы алмагачтан өзеп алмалар алдым.

Туганнарым барыгызны тирән кайгыга салдым.

 

Якыннарым сүзем сезгә, балан ачы, капмагыз,

Гөлиямне, балаларны, зинһар читкә какмагыз.

 

Карлар яугач бетәр инде минем йөргән эзләрем,

Истәлеккә калды сезгә минем әйтер сүзләрем.

 

Мәктәпләргә эшкә йөрдек, тотынышып кулга-кул.

Гөлиям, зинһар елама, тынычлан син, сабыр бул.

Балаларга терәк бул.

Түтәлдән җиләк җыйганда кызармаганын алма,

Син елагач миңа авыр, утка-суларга салма.

 

Каберлек белән янәшә безнең йөргән юлыбыз,

 Туганнар, дуслар, кардәшләр миңа дога кылыгыз.

 

Урам капкасын чыккач та, сулга каерылгач та,

Рәхәт яшәгез барыгыз да, миннән аерылгач та.

 

Гөлләремә ниләр булган, нигә болай сулганнар?

Хаер - дога биреп ятам барчагызга туганнар.

 

Зөлфия гөлләр үстереп бар кешегә дә бирә,

Бу истәлекне язучы, хезмәттәшең Гөлфирә.

 

12.09.2024 ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев