Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

23 нче июль көнне Акбүре авылы " Нургаяз" мәчетендә Корбан ашы узды

Мәҗелес башында Яңа Чишмә районы имам - мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов " Ислам динендә Корбан чалу тарихы" дигән тема астында вәгазь сөйләде.

Ислам динендә Корбан чалу тарихы" дигән тема астында вәгазь сөйләде. Имам Искәндәр Мурзин халыкны сәләмләде. Сүзне Акбүре авылы җирлеге Залалетдинов Җәүдәт улы сүз алды.Имам Салихҗан Мусин тарафыннан Корьән сүрәләре, шулай ук Илгиз хәзрәт "Мөлек" , " Ихлас" сүрәләре укып догалар кылынды.Ашлар таратылды, тәкбир әйтелде.Мәхәллә мөселманнары теләкләре раслаганча мәрхүм Залаков Әнвәр Мәхмүт улына, Мусин Азат Вәлиҗан улы һәм Рузалия Харрас кызының, Залаков Алим Мингалим улының ихлас күңелдән чалынган корбаннарын Аллаһ Сүбханәкә вә Тагәлә кабуллардан кылса иде диеп догалар кылынды. Искәндәр хәзрәт мәхәллә эшләрендә актив булушучы: Насыйров Рафис Хафиз улына, Сабиров Шәүкәткә, Залалетдинов Җәүдәт Мәхмүт улына һәм имам мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Әшраповка рәхмәт- бүләкләрен ирештерде. Ашка догалар кылынды.
Шушы табынны көйләүче авылыбызның мөслимәләре: Мусина Рәйсә, Насыйрова Рушания, Мурзина Хаҗәр,Юнысова Фәүзия, Насыйрова Рәмзия, Нурхаметова Нәфисә апаларга Аллаһның рәхмәтләре яусын, эшләгән изгелекләре меңе белән үзләренә кайтсын, аяк- куллары сызлаусыз булсын. Авылыбызда чалынган барлык корбаннарны Аллаһ кабул кылса иде.

Чыганак:https://vk.com/public81933112

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев