Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Акъяр авылында "Хәйдәр" мәчете ачылды

Авыл үзәгендә урнашкан мәчет ике ел эчендә төзелгән.

Узган атна ахырында Акъяр авылында элеккеге мәчет урынында төзелгән яңа мәчетне ачу тантанасы булды.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Вячеслав Козлов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов, шулай ук мәчет имамнары, район халкы бар иде.
Тантана башланганчы барлык җыелучылар да палаткалардагы мул табын артында сыйлана алдылар.
Чара район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов тарафыннан Коръән уку белән башланып китте, аннан соң Илфар хәзрәт барлык мөселманнарны ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән сәламләде.
Барлык җыелучыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, Вячеслав Козлов «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Рифнур Сөләйманов ярдәме белән мәчетнең матур бинасы барлыкка килүен билгеләп үтте. Ул аңа мәчет төзелешенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде һәм мәчет манараларыннан моңлы азан, чиркәүләрдәге чаң тавышы безгә тынычлык, иминлек һәм татулык китерсен, дип теләде.
Марат Әхмәтов үз котлавында бу - бөтен республика өчен зур һәм шатлыклы вакыйга, диде һәм баш меценат Рифнур Сөләймановка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марат Әхмәтов мәчетнең рухи тәрбия бирүдә актив эшләвен теләп, интерактив панель бүләк итте.
Рифнур Сөләймановка һәм барлык хәйриячеләргә, шулай ук ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре Альберт Дирзизов, Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин, яңа мәчет имамы Марат Галимов, бәйрәмгә килгән Акъярдан Хәмидә Гайфуллина (Ижау) һәм Илдар Гайфуллин (Мәскәү), шулай ук авыл халкы исеменнән - Исламия Закирова рәхмәт сүзләре җиткерделәр.  Алар мәчет беркайчан да буш тормасын һәм авыл халкы өчен рухи үзәк булсын, дип теләделәр.
Рифнур Сөләйманов үз чыгышында мәчет төзүдә ярдәм иткән барлык авылдашларына һәм башка меценатларга рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәм белән әлеге матур бинаны ике ел эчендә төзи алдык, мәчет ишекләре һәрвакыт ачык булуын һәм ул авыл халкына озак хезмәт итүен телим», - дип билгеләп үтте ул.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр авыл халкының һәм әлеге мәчетне торгызуга зур өлеш керткән хәйриячеләргә тапшырылды.
Бүләкләр Татарстан Дәүләт Советы, ТР Диния нәзарәте, Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы, район мөхтәсибәте, Акъяр авыл җирлеге исеменнән тапшырылды.
Тәнәфесләрдә котлаулар, мөнәҗәтләр һәм җырлар белән «Голос. Дети» Бөтенроссия конкурсы финалчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова, тантананы алып баручы Ильяс Халиков, җирле җырчылар Ләйлә Әхмәдуллина һәм Альбина Саматовалар чыгыш ясады.
Тантаналы рәвештә тасманы кискәннән соң, җыелучылар мәчеткә уздылар, беренче азан яңгырады һәм беренче намаз укылды.
Яңа мәчет Рифнур Сөләймановның мәрхүм әтисе истәлегенә «Хәйдәр» исемен йөртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев