Дога — рухият чыганагы: яшь буын өчен район бәйгесе
7 декабрьдә Зирекле авылы мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган «Дога кылу» районкүләм бәйгесе үткәрелде.
7 декабрьдә Зирекле авылы мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган «Дога кылу» районкүләм бәйгесе үткәрелде. Бу бәйрәмгә төрле авыллардан мәчет янында белем алучы, динебезнең гүзәл нигезләрен өйрәнүче балалар җыелды.
Бәйгегә килгән балалар авыл музеенда экскурсиядә булып, ата-бабаларыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, тормышын якыннан күреп белделәр. Музей директоры Лидия Лотфуллина эчтәлекле экскурсия үткәрде.
Балалар изге догаларның әһәмиятен аңлап, рухи байлык туплап киттеләр.
Мондый очрашулар, бәйгеләр яшь буынны тәрбияләүдә, аларны милли һәм дини кыйммәтләргә өйрәтүдә зур роль уйный. Тормышыбызның киләчәге – шушы балалар кулында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев