Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Епископ Пахомий православие динен тотучы Яңа Чишмә халкын Казан Изге Ана иконасы көне белән котлый

Бу елның 21 июлендә Изге образның пәйда булуына 445 ел тула

Хөрмәтле кардәшләр!

Барыгызны да чын күңелдән Казан Изге Ана иконасы пәйда булу көне белән котлыйм. Моннан 445 ел элек Изге Ана безгә үзенең гаҗәеп якты һәм гүзәл образын бүләк иткән. Бу Казан шәһәрен җиңүләр һәм казанышлар белән түгел, ә искиткеч ярдәме һәм яклавы белән данлаган образ.

Әлеге икона христиан халкына авыр минутларда ярдәм иткән һәм бу Ватаныбыз тарихында - һәр гасырда диярлек раслана. Без бүген дә Изге Анага дәһшәтле давылларның данлыклы вакыйгаларга әверелүләрен, Изге Ана мәхәббәтенең һәм яклавының көчен һәм тәэсирен, бәракәтен күрүебезне сорап, дога кылыйк.

Без бу изге Иконаның яклавы астында яшибез һәм бу безгә зур җаваплылык йөкли. Казан Изге Ана иконасына ешрак дога кылыйк. Һәммәгезгә бәхет-шатлык, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим.


Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий
2024 елның 21 июле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев