Бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала.
Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».
Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәшкил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъзалар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дигән.
Нет комментариев