Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Дин һәм без

Яңа Чишмә мәчетендә корбан мәҗлесе

27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Бу бөек бәйрәм кешеләрне мохтаҗларга, ятимнәргә һәм авыруларга ярдәм итәргә чакыра. Бәйрәмнең төп мәгънәсе – шәфкатьлелектә.

Бездә район мәчетләре имамнарын һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән (ДУМ)  кунаклар чакырып, Корбан гаете уңаеннан бәйрәм мәҗлесләре уздыру традициягә әверелде.

Шушы изге эшләргә тугры калып, 16 июнь көнне район үзәгенең яңа мәчетендә бәйрәм мәҗлесе үткәрелде, анда район мәчетләреннән имамнар һәм район мөхтәсибәтенә даими ярдәм итүче эшмәкәрләр чакырылды.

27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Бу бөек бәйрәм кешеләрне мохтаҗларга, ятимнәргә һәм авыруларга ярдәм итәргә чакыра. Бәйрәмнең төп мәгънәсе – шәфкатьлелектә.

Өйлә намазыннан соң мәчетнең иркен, якты ашханә залында җыелган кунакларга сый-хөрмәт күрсәтелде.

Җыелучыларны район Башлыгы Егор Тарнавский җылы сәламләде һәм яңа мәчетнең барлык дин тотучылар өчен рухи берләшү урыны булып  торуын теләде.

Безгә кунакка Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, шулай ук Аксубай, Алексеевск һәм Чистай районнарының имам-мөхтәсибләре килде. Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде һәм районда яшәүчеләргә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.

27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Бу бөек бәйрәм кешеләрне мохтаҗларга, ятимнәргә һәм авыруларга ярдәм итәргә чакыра. Бәйрәмнең төп мәгънәсе – шәфкатьлелектә.

Бәйрәм табыныннан соң район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов барлык сый-нигъмәтләрнең һәм корбан тәкәсенең район Башлыгы Егор Тарнавскийның шәхси акчасына алынуын билгеләп үтте һәм бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев