Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Яңа Чишмә районында ир-атлар арасында «Азан әйтү» бәйгесе узды

28 гыйнвар көнне Әдәмсә мәчетендә Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте тарафыннан ир-атлар арасында «Азан әйтү» бәйгесе оештырылды. Бәйгедә 11 мәчеттән катнашучылар азан әйтү һәм азан догасын уку осталыгын күрсәттеләр. Жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләде, җиңүчеләр билгеләнде.

Чараны районның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фагизов ачып, катнашучыларны сәламләде. Әдәмсә авылы имамы Габдрахман хәзрәт сүз алды.

Бәйге ике этаптан торды: азан әйтү һәм азан догасын уку. Катнашучыларга чират номерлары таратылганнан соң, ярыш башланды. Жюри составында Чистай шәһәренең «Әниләр» мәчете имамнары Тимур хәзрәт һәм Асиф хәзрәт катнашып, чыгышларны бәяләде.

11 мәчет вәкиле катнашкан бәйгедә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

  • Беренче урын — Нуриев Минсалих;
  • Икенче урын — Миннебаев Гомәр;
  • Өченче урын — Абдрафиков Ришат.

«Татар мәкаме» белән азан әйткән катнашучыга махсус бүләк тапшырылды. Барлык катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнде.

Чарада Яңа Чишмә районы Аксакаллар берлеге җитәкчесе Раиф хәзрәт Мохтаров, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина һәм район мәчетләре имамнары катнашты. Бәйге тәмамлангач, мәчет янындагы ашханәдә төшке аш оештырылды. Ризыкларны хәзерләгән Лилия Шакирова, Фәридә Вафина, Гөлүсә Гатауллина һәм Хәмидә Зөбәеровага рәхмәт әйтелде һәм алар өчен дога кылынды. Катнашучылар өйлә намазын укыганнан соң өйләренә таралды.

Бәйге дәвамлы булыр дигән теләктә калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев