Яшьләрдән үрнәк: Акбүре авылында ифтар мәҗлесе узды
Рамазан аенда изге гамәлләр дәвам итә. Яңа Чишмә районы авылларында ифтар ашлары оештыручылар саваплы эшләрен башкара.
28 февральдә, Акбүре авылының Нургаяз мәчетендә, 2009-2010 елларда мәктәп тәмамлаган яшьләр авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Берничә ел дәвамында бу изге йоланы дәвам итүче авылдашларга рәхмәтләр яусын. Аларның бу гамәле — яшь буынның рухи кыйммәтләргә тугрылыгын күрсәтә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) «Авыз ачтырган кеше муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын ярлыкар», — дигән хәдисе ифтар мәҗлесләренең ни дәрәҗәдә олы савап икәнен искә төшерә.
Авыл халкы исеменнән, ифтар ашларын оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә һәм барлык ярдәм итүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Яшьләргә исә уңышлар телибез. Әлхамделулла, авылыбызда нәкъ менә шундый игелекле, бердәм яшьләр бар!
Яңа Чишмә районында Рамазан ае дәвамында ифтарлар оештыру гадәте халыкны берләштерә, мәчетләргә йөрүне арттыра һәм изгелек орлыкларын чәчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев