Имам балаларны ничә яшьтән намазга өйрәтергә кирәклеген аңлатты
Балаларга 7 яшь тулганнан соң намаз укырга өйрәтергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Намазга балаларны җиде яшьтән өйрәтү яхшырак. 10 яшьтән үк инде аның сезнең белән бергә бу гамәлне башкаруын таләп итәргә тырышыгыз», – диде Хәйруллин.
Шул ук вакытта имам бу мәсьәләдә артык кырыс булмаска чакырды.
«Без, беренче чиратта, балада уразага, намазга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. «Әти мине мәҗбүр итте, әни мине мәҗбүр итте» дигән мөнәсәбәт түгел. Ул бит, безнең янда булганда, эшләячәк. Безнең яныбызда булмаганда, ул моны эшләмәячәк», - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев