Корбан ашы
22 июньдә Тубылгытау авылы мәчетендә СВОда һәлак булган җиде авылдашларына атап Корбан ашы үткәргәннәр
Мәрхәмәтлелек
Тубылгытау мәчете имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәповка әфганчы авылдашлары мөрәҗәгать итә. Алар СВОда һәлак булган ир-егетләргә атап сыер чалырга ниятләре барлыгын җиткерәләр. Әлбәттә, бу изге гамәлне хәзрәт хуплап каршы ала. Дин буенча бер сыер җиде кешегә багышлана.
– Бу гамәл турында ишеткән дистәләгән егетләребез (Илгиз хәзрәт урта яшьтәге авылдашларын шулай атый) мәчеттә Корбан ашы уздырырга тәкъдимен әйттеләр. Табын чыгымнарын алар күтәрде, - ди Илгиз хәзрәт.
Әлеге мәҗлескә СВОда һәлак булган ир-егетләрнең әти-әниләре, туганнары, әфганчылар, авылдашлар чакырыла.
Калган корбан итен 40 өлешкә бүленеп, мохтаҗларга һәм СВОда һәлак булучыларның туганнарына өләшәләр.
-Бу игелекле, саваплы эшләр әфганчы абыйлар - Җәмил Исхаков, Инсаф Мурзин, Инсаф Хәйруллин, Нәфис Исмәгыйлевның нияте һәм ярдәме белән мөмкин булды. Аллаһы Тәгалә аларны, аларның гаиләләрен рәхмәтеннән ташламасын, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, - ди Илгиз хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев