Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Өргәнчәдә җимерелгән Никольск чиркәве урынында часовня төзелде

Часовня мәхәллә кешеләренең хәйрия ярдәменә төзелгән.

2023 елның 7 гыйнвар иртәсендә гөмбәзе балкып торган кечкенә часовня урнашкан тирәгә автомобильләр һәм җәяүлеләр байтак җыелган иде. Авыл кешеләрен 30 градуслы суык та куркытмады.

87 яшьлек Валентина Явлашина әлеге часовняга беренчеләрдән булып килгән. Ул Өргәнчәдә түгел, ә ерак булмаган Нагорный авылында туган. Авылда ике-өч кенә йорт калгач, ире белән Өргәнчәгә күченеп киләләр. Валентина Анатольевна безгә бу часовня урынында элек Никольск чиркәве булуын сөйләде. Анда аның әти-әниләре йөргән. Ул үзе чиркәүнең эшләп торган чагын күрмәгән, ул үскәндә анда инде колхоз остаханәләре булган.

«Бүген мин монда юкка чыккан гыйбадәтханәне торгызу шаһиты булыр өчен килдем», диде әңгәмәдәшем. 

Салкыннан курыкмыйча, ул яшьрәк авылдашлары белән бергә яңа часовняда  Яңа Чишмә районының благочинные иерей Симеон үткәргән изгеләндерү йоласын карады. 

Часовняны изгеләндерүдә район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты Советы аппараты җитәкчесе, дини мәсьәләләргә кураторлык итүче Илдар Фәйзуллин катнаштылар.

Район башлыгы өргәнчәлеләрне православие динендәге кешеләр өчен истәлекле вакыйга белән котлады. Ул часовняны төзү мәхәллә кешеләренең иганәчелек ярдәме һәм авылда туып-үскән актив кешеләр аркасында мөмкин булуын билгеләп үтте. 2022 елның 8 августында Өргәнчә авылында  часовня нигезенә салынган таш изгеләндерелде, ә ярты елдан  яңа бина пәйда булды, ул авыл кешеләре өчен кабат изге урынга әвереләчәк.

«Россиядә православие гыйбадәтханәләре һәрчак күмәкләшеп, кешеләрнең хәйрия ярдәме хисабына төзелгән һәм шулай дәвам итә дә. Өргәнчә авылында туып-үскән Евгений Кривцов, абыйлы-энеле Алексей һәм Иван Кубышкиннар, Алексейның уллары Артем һәм Максим Кубышкиннар, Сергей Норкин, абыйлы-энеле Александр һәм Юрий Митрофановлар, Сергей Капаев, Александр Николашин, Игорь Фролов, Артем Шиботнев һәм җирле фермер хуҗалыгы башлыгы Марат Садыйковлар часовня төзелешенә зур өлеш керткәннәр. Часовня  төзелешенә барлыгы 160тан артык кеше булышкан», - диде Вячеслав Козлов.

Район халкының рухи-әхлакый үсешенә өлеш кертүләре һәм Өргәнчә авылында часовня төзүдә актив катнашулары өчен ул Евгений Кривцов, Алексей Кубышкин, Владимир Кубышкин, Юрий Митрофанов һәм Сергей Капаевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр  дә үз авылдашларына һәм акционерлык җәмгыятьләргә игелекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. «СМП-Нефтегаз», «Мостовик» һәм «Алексеевскдорстрой» АҖләре  часовняга чаклы салынган юлны планлаштыруда, аны төзүдә, часовня алдындагы мәйданны булдыруда зур ярдәм күрсәткәннәр. Район башлыгы Вячеслав Козловка да часовня төзүне оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерелде.

 Николай  Чудотворец исемен йөртүче часовняны ачу тантанасыннан соң, барлык чара кунакларын бәйрәм табынына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев