Мөселманнарга Гашүрә көнендә ураза тотарга киңәш ителә. Ул быел 25 июньгә туры килә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
Гашүрә көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Пәйгамбәребез бу көнне олылау өчен мөселманнарга ураза тотарга киңәш иткән», – дип язган Сәмигуллин Телеграм-каналында.
Ул шулай ук дин тотучыларга Гашүрә көненнән тыш тагын бер өстәмә көн ураза тоту мөһим, дип искәртте.
«Быел Гашүрә көнендәге ураза 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. Аллаһы Тәгалә безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрергә көч һәм мөмкинлек бирсен!» – дип йомгаклаган сүзен мөфти.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-moftie-ni-ocen-25-iyunda-uraza-totarga-kirak-ikanen-anlatty-5925500
Нет комментариев