Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Тубылгы Тауда «Иманлы бала» дигән бәйге оештырылган

Тубылгы Тау авылындагы «Бәйтуллаһ» якшәмбе мәктәбендә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы һәм авыл хәзрәтләре белән берлектә корьән сүрәләре уку буенча «Иманлы бала» дип аталган бәйге оештырылган.

Әлеге бәйге хакында редакциягә Яңа Чишмә "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.
Ислам дөньясында баланың тууыннан алып балигъ булуына кадәр тәрбия, әдәп-әхлакка өйрәтү, гыйлем бирү процессы аерым бер урын алып тора. Аеруча зур игътибар ата һәм ананың тәрбиясенә бирелергә тиеш. Шуңа күрә динебездә балаларга гаять зур ихтирам һәм дәрәҗә бирелә. Гаиләнең дәвамы - балалар. Балалар булмаса - гаилә бетә, гаилә бетсә - милләтнең тамыры өзелә. Без шул нисбәттән "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы һәм авыл хәзрәтләре белән берлектә "Иманлы бала"
дигән корьән сүрәләре уку бәйгесе оештырдык. Бәйгедә 18 бала катнашты.
6-8 я
шьлек балалар арасында:
1 урын
- Кәримова Ханифә
2 урын
- Гибадуллина Мәрьям
3 урын
- Яковлева Камилә
9-12 я
шьлекләр:
1 урын - Хәсәншова Нәбилә
2 урын
- Баһаутдинова Зөлфия
3 урын
- Кәримова Рухия
13-15 я
шьлекләр:
1 урын - Хамәтвәлиев Таһир
2 урын
- Галиева Мәликә
3 урын
- Мифтахетдинов Рәзил.
Бәйгедә катнашучы барлык балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйгене бәяләүче мөгаллимәл
әр: Гөлшат Вагыйзова, Камилә Әшраповага, бәйгенең иганәчесе булган авыл хәзрәтләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев