Ураза гаете белән, дин-кардәшләр!
Дин һәм без

Ураза гаете белән, дин-кардәшләр!

1 майда мөселманнар өчен изге Рамазан ае төгәлләнә һәм 2 майда Гает бәйрәме билгеләп үтелә.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык мөселманнарын бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда ай дәвамында мөселманнарның ризыктан тыелып торулары – ураза тотулары, күркәм эш-гамәлләр башкарулары билгеләп үтелә. 
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, Рамазан аендагы изге ниятләр һәм кылган гамәлләр мөселманнарның эшләрендә дәвам итсен, дип теләк тә теләнә.

 


Нет комментариев