Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

«Вербное воскресенье» көнендә Яңа Чишмәгә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килгән

Безнең районга килгәч, владыка - архипастырь район үзәгендәге Живоначальная Изге Троица гыйбадәтханәсендә бәйрәм литургиясен үткәргән.

Чиркәүгә православие динендәге байтак кеше җыелган.

Владыка Пахомийны гыйбадәтханә янында район башлыгы Вячеслав Козлов, якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар каршы алган. Балалар кунакны ипи-тоз белән каршылап, аңа чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәр. Владыка балалар белән аралашкан, аларның Ходай кануннарын өйрәнүдәге уңышлары белән кызыксынган, кем чаң кагучы, ә кем рухани булырга өйрәнә, дип сораган, бу уңайдан аларның белемнәрен  тикшерергә вәгъдә иткән.

Гыйбадәтханәгә кергәч һәм мәхәллә кешеләрен сәламләгәннән соң, ул бәйрәм литургиясен үткәрергә керешкән. Бу эштә аңа Чистай гыйбадәтханәләре руханилары ярдәм иткән. Моңа кадәр клириклар аңа яшел төстәге православие тәреләре сурәтләнгән ак ризаны кияргә ярдәм иткәннәр.

Раббының Иерусалимга керүе - Вербное Воскресенье - христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе булып тора. Нәкъ менә бу көн Страстная седьмицаның башы дип санала. Бу көнне дин тотучылар Раббыдан тиздән булачак Пасха бәйрәмен исән-сау һәм шатлык белән каршы алуларын сорап, дога кылалар.

Шуңа күрә храмга килүчеләр арасында кадерле кунак - архипастырь белән дога кылып аралашу шатлыгын уртаклашу өчен генә түгел, ә тәүбә итү -истигъфар кылырга теләүчеләр дә күп булган. Бу ике йоланы башкару өчен ата-аналар балаларын да алып килгәннәр.

Догалар укыганнан соң, архипастырь мәхәллә кешеләренә изге су бөркегән һәм аларга үз фатихасы белән мөрәҗәгать иткән. Ул әлеге бәйрәмнең әһәмияте, Иисусның Иерусалимга килүе, Аллаһы улының бу шәһәргә нинди максат белән керүе һ.б. турында сөйләгән. Вәгазь ахырында мәхәллә кешеләренә авыр вакытларда рух ныклыгы теләгән.

Владыка Изге Троица гыйбадәтханәсендә булуына, мәхәллә кешеләре белән танышуына шат булуын әйткән һәм чиркәү башлыгы Семион атакайга әлеге дин йортының алга таба чәчәк атуын теләгән.

Чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң, архипастырь Пахомий Яңа Чишмә районының башка православие гыйбадәтханәләендә: Петропавел, Архангел Бистәләрендә, Ленино һәм Әдәмсә авылларында булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев