Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Чишмә районы мәчете каршындагы мәдрәсә төзелешен төгәлләүгә акча җыелган

Мәдрәсә төзелешен тәмамлауга 91 392 сум акча җитми иде.

 “Аллага шөкер, 13 июльгә барлыгы 112 082 сум акча җыелды”, - дип хәбәр итә редакциягә район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов.
-Мәдрәсә төзелешенә үз өлешләрен керткән, сәдакаларын тапшырган барлык дин-кардәшләребезгә, гомумән әлеге изге эшкә битараф булмаган барлык халыкка иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ малны көтелмәгән җирдән бирә, әлхәмдулилләһи. Бер атна эчендә шундый зур сумма җыелып та бетте. Сез биргән сәдакаларыгыз ярдәмендә безнең мәдрәсә бинасы ишекләрен ачачак. Әлеге бинада тырышып укыган һәрбер укучының белем алуы, эшләнгән эшләрнең изгелеге сезгә дә савап булып барачак. Без үлгәч тә безнең өчен һаман дога буласы сәдака бу, җәмәгать. “Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син Ишетүче һәм Белүчесең!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев