Балигъ булмаган мотоциклчы җитди юл-транспорт һәлакәтендә гаепле
-
2024 елның 27 июлендә 11 сәгать 50 минутта яңа төзелә торган Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлында (Чуаш Чабаксары авылы янында) балигъ булмаган гр. Е., «Минск» мотоциклы белән идарә иткәндә (транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган килеш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып), уң як полосага чыгарга теләгән, ә анда үз полосасы буйлап «Скания» автомобиле хәрәкәт иткән, нәтиҗәдә алар бәрелешкәннәр. Балигъ булмаган мотоциклчының сәламәтлегенә зыян килгән ( байтак урыннарда сөякләре сынган) һәм аны ашыгыч рәвештә республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
Яшүсмер терелгәч, ул ПДНга исәпкә куелачак, ә аның әти-әнисе РФ КоАПның 12.7 ст. 3 ч. буенча административ җаваплылыкка тартылачак - 30000 сум штраф түләячәк.
Хөрмәтле әти-әниләр!!! Балаларыгызны аяныч хәлгә китерә алырлык «уенчыклар» белән бүләкләмәгез. Балигъ булмаган балаларыгыз өчен сез бары тик үзегез генә җаваплы.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев