Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Чистай районында булган ЮТҺдә Яңа Чишмәдә яшәүче өч кеше зыян күргән

Аларны Чистай РҮХнең реанимация бүлегенә озатканнар.

Кичә кич Чистай районында төзелә торган Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлының 25 нче чакрымында ЮТҺ булган. Бу хакта Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә сөйләделәр.

- «КИА Рио» автомобилен йөртүче каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлдан, иярчен юнәлештә хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга күчкәндә, маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм каршы як полосадан килгән «КИА Оптима» автомобиле белән бәрелешкән. ЮТҺдә өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, - дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

Ике автомобильнең йөртүчеләре һәм «КИА Оптима» пассажиркасы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Өчесе дә Чистай РҮХнең реанимация бүлегенә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны чираттагы тапкыр кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә, үз һәм башка кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куймаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев