Чистай районында булган коточкыч ЮТҺдә ике кеше һәлак булган
Бүген Чистай районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.
Чистай дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, «Toyota» руле артындагы ир-ат куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыккан һәм «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең шоферы һәм пассажиры һәлак булганнар.
ЮТҺ сәбәпләре хәзергесе вакытта тикшерелә.
Фото: Чистай Дәүләт Автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев