Һава шартларының монда бернинди дә катнашы юк
Казан-Оренбург юлында ЮТҺ булган
2023 елның 26 ноябрендә Казан — Оренбург автоюлының 178 км-да Әдәмсә авылында яшәүче берәү Datsun автомобилендә каршы як полосага чыккан һәм Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов хәбәр итә.
-Һава шартларының монда бернинди дә катнашы юк, «Datsun» шоферы теләсә нинди һава торышы булганда да, куркынычсыз тизлекне сайларга тиеш, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда. — Бәхеткә, бу юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән, машиналарга гына механик зыян килгән, — дип билгеләп үтте инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев