Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм ЮТҺгә эләккән
9 майда Әдәмсә юлы киселешендә авария булган
ЮТҺ турында Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов хәбәр итте.
«9 майда иртәнге сәгать 6да Казан-Оренбург юлының 176 км-да (Әдәмсә авылы янындагы юл киселешендә) „Джилли кроссовер“ автомобилен йөртүче гр. А. (Ивашкино авылы кешесе), икенчел юл буенча хәрәкәт итеп, төп юлга чыккан һәм „Рено Дастер“ руле артында утырган Чистай кешесе гр. Г.- га юл бирмәгән.
Нәтиҗәдә ике автомобиль бәрелешкән. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә транспорт чаралары гына зыян күргән».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев