Тизлекне арттырган һәм хастаханәгә эләккән
9 майда Екатерина Бистәсе - Яңа Чишмә юлында хәрәкәт иткән автомобиль кюветка төшкән.
9 майда 16 сәгать 30 минутта 1985 елда туган Яр Чаллы кешесе гр-ка. Б. Екатерина Бистәсе - Яңа Чишмә юлында автомобиль белән хәрәкәт итә һәм тизлекне арттырып, идарәне югалта. Нәтиҗәдә, ул кюветка төшкән һәм машина әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе һәм аның төрле җәрәхәтләр алган пассажиры Чистай РҮХнә озатылган.
ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов сүзләренчә, транспорт чарасын ремонтлап булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев