Үзеңә ышанычың булмаса, узып китмә
«Сузуки» а/м йөртүчесе «Узып китү» маневрын ясаганда кюветка төшкән
«2024 елның 19 маенда 5 сәгать 30 минутлар тирәсендә Казан-Оренбург автоюлында Лениногорск шәһәрендә яшәүче гр. Ф. „Узып китү“ маневрын ясаганда идарәне югалта һәм машина кюветка төшеп, әйләнеп каплана.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган шофер һәм пассажирны Чистай РҮХнә озаталар. Машинага механик зыян килгән», — дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев