Фаҗига

Яңа Чишмәдә 7 яшьлек малай фаҗигале төстә һәлак булган

Яңа Чишмә авылының «Сельхозхимия» поселогында фаҗига - 7 яшьлек малай һәлак булган.

Малай үзенең дусты белән бер эшмәкәрнең җитештерү базасы территориясендә уйнаган. Уен вакытында аның өстенә 1 тонна авырлыктагы ком тутырылган капчык төшкән һәм ул шунда ук җан биргән, дип хәбәр иттеләр безгә хокук саклау органнарында.

Фаҗига уңаеннан тикшерү чаралары үткәрелә.

Әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев