Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Пасха бәйрәме алдыннан яңачишмәлеләр өчен кулич һәм эремчекле пасха рецептлары

Күпчелек хуҗабикәләр традицион ризыкларны кибеттән сатып алырга түгел, ә үз кухняларында пешерергә яраталар.

Әлбәттә, кухня эшенең мәшәкате күбрәк, әмма Пасхада туганнарны һәм кунакларны үзең әзерләгән кулич яки эремчекле пасха белән сыйлау шәп булачак. 

Шулай итеп, без сезнең белән әлеге традицион пасха ризыкларының рецептлары белән уртаклашабыз. 

Кулич рецептын Яңа Чишмәдән профессиональ аш-су остасы-кондитер Елена тәкъдим итә:

Пасха бәйрәме алдыннан яңачишмәлеләр өчен кулич һәм эремчекле пасха рецептлары

— Бу рецептка инде 20 ел. Моннан да тәмлерәкне ашаганыгыз юктыр әле сезнең. Биредәге камыр порциясеннән берничә кулич пешереп була, аны 2, 3, 4кә дә бүлеп була.

Безгә кирәк булачак: 

1 литр кайнаган (топленый) сөт; 
1 кг шикәр; 
500 гр. атланмай; 
10 йомырка; 
3 йомырка сарысы; 
150 гр. чүпрә. 

Йомыркаларны бераз күпертегез, майны кисәкләргә кисегез, алда әйтеп үтелгәннәргә җылы сөт өстәгез һәм 8-12 сәгать җылы урынга куегыз (төнгегә калдырсагыз да була). 

Аннары: 

1 чәй кашыгы тоз; 
200 гр. парланган йөзем; 
2-3 пакет ванильле шикәр комы;
2 аш кашыгы коньяк; 
якынча 2,5 килограмм он өстибез.
Камырны (кулларыгызга көнбагыш мае салып) йомшак итеп басабыз. 
Сәгать ярым дәвамында җылы урында тотыгыз (икеләтә зурайганчы). 

Формаларның 1/3 өлешенә камыр салыгыз, кабарып тулганчы көтегез һәм 180 градус температурада пешерегез. Суынгач куличларның өске өлешен глазурь белән майларга, бизәргә онытмагыз.

Шоколадлы эремчекле пасха

Пасха бәйрәме алдыннан яңачишмәлеләр өчен кулич һәм эремчекле пасха рецептлары

Кирәк булачак:
Эремчек — 500 гр.
Шикәр комы — 90 гр.
Йомырка сарысы — 2 шт.
Атланмай — 50 гр.
23 %лы куе яки 33 %лы күпертелгән сөт өсте
Бер тамчы ваниль сиробы
Өч төрле шоколад (темный −70 гр., молочный — 50 гр., белый — 30 гр.)

Бер савытта эремчекне, шикәр комын, йомырка сарысын, йомшак атланмайны бергә кушып бутыйбыз, берничә минут миксер ярдәмендә күпертәбез, аннары сүрән утка куябыз һәм бутап торып, кайнар хәлгә җиткерәбез, әмма кайнатмыйбыз. Газдан алып, блендер белән бутап алабыз. Аннары 3-4 сәгатькә суыткычта суытабыз. Массаны суыткычтан алганнан соң, күпертелгән сөт өсте, ваниль сиробы (мәҗбүри түгел) кушабыз, барысын да болгатабыз һәм идеаль, шома эремчек массасы килеп чыга.

Өч төрле шоколадны аерым эретәбез. Эремчекле массаны бүлгәләп, һәр төр шоколадка салып болгатабыз. Ак массаның күләме азрак, ә караныкы күбрәк булырга тиеш. Пасха формасын алабыз, тирән тәлинкәгә куябыз һәм формага дымлы марля җәябез (марляның кырыйлары чыгып торырга тиеш). Өч төрле шоколадлы массаны чиратлап формага салып чыгабыз һәм салып бетергәч өстен марля кырыйлары белән каплыйбыз. Өстенә зур булмаган «гнет» куябыз. Пасханы бер тәүлеккә суыткычка куеп торабыз, бүленеп чыккан эремчек суын вакыт-вакыт агызырга кирәк булачак. 

Пасханы формадан чыгарабыз һәм тарырак өлешен өске якка әйләндерәбез. Пасханы эрегән шоколад белән бизәп була. Пасханың өстенә кечкенә шоколад — йомыркалар куярга да мөмкин. Пасха әзер! Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев