«Хәтер альбомнары»: гаиләдә сугыш чоры фотоархивы
Хезмәттәшебезнең өендә фронтовик әтисенең хәрби альбомы саклана
Бөек Ватан сугышы вакытында төшерелгән фотосурәтләр зур тарихи кыйммәткә ия. Алар безгә ветераннарның үткәнен күрергә, ул көннәрнең атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә. Хәрби сурәтләр үткәнгә тәрәзәгә әверелә, аларның һәркайсы үзенчәлекле вакыт һәйкәле булып тора.
Бу хәрби гаилә альбомында Кызыл Байраклы Кутузов, Суворов, Богдан Хмельницкий орденлы гвардия авыр артиллериясенең 80нче дивизионы сугышчыларының, техникасының фото-сурәтләре саклана.
Сурәтләрнең күбесе җиңелгән Германия башкаласында трофей фотоаппарат ярдәмендә батарея сугышчылары тарафыннан ясалган. Элегрәк, сугыш хәрәкәтләре вакытында, солдатларда фотога төшү кайгысы булмаган.
Фотоларның берсендә Рейхстаг бинасы, анда снаряд шартлаудан зур тишек барлыкка килгән. Икенче сурәттә Берлин үзәгендә Җиңү манарасы, аннан соң шәһәр күренеше ачыла. Урман эчендәге фотода – 16нчы батарея пушкалары.
Менә 4 нче дивизия тезелеп баскан, аның идарә взводы, Берлинның Меллензее тирәсендәге дивизия штабы һәм дивизия кухнясы сурәтләре.
Битләрнең берсе сугышчан иптәшләренең истәлеккә бүләк ителгән фотосурәтләренә багышланган. Аларның күбесе сугышның төрле елларында һәлак була. Дусларына атап язган җылы сүзләр саубуллашу сүзе кебек тоела. Бер рәсемнең арткы ягында: «Эстония сазлыкларында бөек сугыш көннәрендә. Сиңа, Толя», - дип язылган. Лейтенант Анисимов кул куйган, ул Нарва янында 1944 елның июнендә һәлак булган.
Менә 16нчы батарея сугышчысы Реутов, арткы ягында: «Дустың Реутовтан озак истәлеккә» - диелгән.
Лейтенант Макаров: «Бөек Ватан сугышы көннәре турында якты истәлеккә. Бәлки, искә төшерерсең!» дип имзалаган. Ул Зеелов биеклекләрен штурмлаганда һәлак була.
«Фашистларның «Мессершмитт»ы безнең истребитель тарафыннан бәреп төшерелде. Фашист самолеты ялкынланып китте, ләкин безнең 16 нчы батарея торган алан өстендә үлем түгәрәге ясап, түбәнгә атылды...» - дип искә ала бу моментны аның сугышчан иптәше. Батарея исән-сау кала, ләкин лейтенант Макаров һәлак була.
Икенче сугышчан дусты болай дип язган: «Без танышканнан бирле сез минем өчен рухи азык булып торасыз. Сез тормышка дөрес караган һәм кешеләрне бәяли белгән бердәнбер кеше». Бу язмаларның барысы да фронттагы туганлыкның шаһиты булып тора һәм аларның сугышчан көрәштәше һәм дусты А.И. Ивановка (альбомны төзүчегә) адреслана.
Кайбер сурәтләр 1945 елның ахырында төшерелгән (дивизия җиңүдән соң тагын бер ел Германиядә кала).
Альбом фото-рәсемнәренең берсендә А.И. Иванов кулы белән: «Тыныч дөньяның беренче иртәсе. Берлин янындагы әрәмәлек», - дип язып куйган.
«7 майда безнең бригаданы Берлин тирәлегенә ял итәргә җибәрделәр. Биредә Фюрстенвальдта (нарат урманында) без Германиянең берсүзсез капитуляцияләве турында ишеттек. Шатлыгыбыздан без «ура» кычкырдык, кочаклаштык, автоматлардан, карабиннардан, пистолетлардан һавага аттык. Урман өстендә тыныч кояш балкып тора иде. Безгә бу матур дөньяда яшәргә насыйп булуына шатландык», - дип искә ала ул Җиңү турындагы хәбәр көнен.
Альбомда фото-сурәтләр бик күп. Азат итүче солдатларның һәркайда йөзләрендә – Ватан алдында үтәлгән бурыч хисеннән канәгатьлек һәм шатлык. Алар булдыра алдылар! Алар җиңделәр!
Мөгаен, мондый «Бабай альбомы» күп кенә гаиләләрдә бардыр. Аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышы елъязмасын тулыландыра. Мондый фотоальбомнар аның солдатлары – Ватанны саклаучылар истәлеген саклый, аларның үлемсез батырлыгы, шул героик вакыт турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев