Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткүче шоферны хөкем иткәннәр
Аңа 30000 сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
2024 елның 26 маенда 4 сәгать 50 минутта Яңа Чишмә авылында яшәүче 39 яшьлек гр. Потапов В.С. Яңа Чишмә районы территориясеннән үткән «Яңа Чишмә – Чуаш Чабаксары» автоюлының 6 чакрымында LADA 219060 а/м белән исерек килеш идарә иткән.
Алкотестерда тикшерү гр. В.С. Потаповның исерек булуын күрсәткән.
Гр. Потапов В.С. эшне карап тикшерүгә килмәгән, үз гаризасында эшне аның катнашыннан башка гына карауны үтенгән, гаебен тулысынча таныган.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Потапов В.С. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30000 сум күләмендә адм. штраф билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев