Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Акбүредә яшәүче ир-ат машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Акбүре авылында яшәүче гр. В. автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 16 июлендә 18 сәгать 30 минутта Акбүредә яшәүче гр. В. Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлында LADA GRANTA  а/м белән исерек килеш идарә иткән.

 Медицина тикшерүе гр. В.-ның исерек булуын күрсәткән.

Эшне карап тикшерүдә гр. В. үз гаебен таныган.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. В. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 16 июлендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте безгә ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев